Интернеттагы теге әби әйтмешли, кем булса да булсын, "лишь бы татарин был хороший".
Уфа шәһәрендә яшәүче Айсылу җәйге ялга әзерләнүчеләр өчен "Кызыл таң" консультациясе" рубрикасында дөнья күргән мәкаләне, безнең киңәшләрне юлдаш итеп, сөйгәненә туй сәяхәтен Абхазиядә үткәрергә тәкъдим итте. Алар Кыйгы районы егете Ленар белән яңа гына гаилә корды. Егетебез фотода гына абхазлыларны хәтерләтә - үзебезнең Дүшәмбикә авылы татары ул!
Егет булачак хәләлен социаль челтәрдә күреп калган һәм гашыйк булган. Кыз да аның хисләрен кире какмаган. Уртак хисләр гаилә оясына нигез булган.
Низамовлар гаиләсе әле ялда, без аларның хәлләрен белештек.
- Сезнең киңәшне тотып, Абхазиянең Гагра шәһәренә барырга карар иттек, - ди яшьләр. - Бу илнең иң матур җирләрендә булабыз. Искиткеч матур сәяхәт, рәхмәт сезгә!
Матур булмыйча, мәхәббәт белән бергә "Кызыл таң"ны да юлдаш иткәндә, ничек кенә матур була әле ул сәяхәтләр!