Ии-их, Рафаэль абый! Сез дә моңа каршы тора алмагач инде...
Рафаэль Латыйпов башта - спорт, аннары журналистика факультетларын тәмамлый. Журналист, тренер, мәктәптә физкультура укытучысы, спорт инструкторы, комсомол секретаре булып та эшли.
Динә, 1985 елда Буа медицина училищесын тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт университетына укырга керә. Заманында район гәзитендә дә эшли.
Алар 34 ел бергә. Кайчандыр араларына өченче кеше килеп кысылганны Рафаэль абый болай аңлата:
- Һәрберебез ялгыша, адаша. Хатын-кызның сабырлыгы, киң күңеллелеге, аек акыл белән эш итүе гаиләне саклап калгандыр.
- Дүрт аяклы ат та абына, ди. Товарга сорау зур булгач, шәп товар булган, димәк. Безнең гаиләгә андый җилләр дә кагылып үтте. Узгынчы җилләр алар, хәзер барысы да Аллаһка шөкер, - дигән ул "Акчарлак" гәзите хәбәрчесенә. - Мин кияүгә аерылышам дип чыкмадым. Әти-әни дә таләпчән иде. Кияүгә киткәч, кире кайту дигән уй башка да килергә тиеш түгел. Син – татар хатын-кызы, тормышка чыктыңмы, түзәргә тиеш.
Аерылышу уе булмады, бары тик гаиләне саклап калу, балаларны әтиле итеп үстерү теләге белән генә яндым. Яшьлегемне, сафлыгымны аңа багышлап кияүгә чыкканмын икән, нигә әле мин үз ярымны башкалар белән бүлешергә тиеш? Бүлешмәдем.
Һәм дөрес тә эшләгән. Берничә ел элек яман чиргә юлыккан хатынын иренең бала карагандай тәрбияләве билгеле. Ул аны кайларга гына алып бармаган, нинди генә табибларга күрсәтмәгән, тик Әҗәлетдин бабайга бирмәгән.
Халык алдына чыккан парлар матур тормыш үрнәге дә булсын иде...