+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 сентябрь 2019, 07:26

Баш мие үлгән кызга өйләнгән

Моңа кадәр алар 11 ел дуслашып йөргән. Әмма кызның әти-әнисе аларның гаилә коруына каршы булган.

Моңа кадәр алар 11 ел дуслашып йөргән. Әмма кызның әти-әнисе аларның гаилә коруына каршы булган.
Тайваньда яшәүче Ван исемле кызны мотоциклында барганда машина бәрдергән. Өч көннән соң табиблар якыннарына аның баш мие үлүе турында хәбәр иткән һәм махсус аппаратка тоташтырган.
Кыз Линь исемле егет белән 11 ел йөргән, әмма, әти-әниләре каршы булуы сәбәпле, аңа кияүгә чыга алмаган. Авария алдыннан гына алар рөхсәт биргән.
Дәваханә палатасында кияү белән кәләш язылышкан. Туй бөркәнчеге ябынып яткан сөйгәненә егет балдак кидергәч, табиблар махсус аппаратны сүндергән...
Ванның 12 органынын, шул исәптән йөрәген, бавырын, кан тамырларын, күзләрен, тән тиресен сырхауларга күчереп утыртканнар.
- Бу башкаларны коткарырга мөмкинлек бирәчәк, - ди аның әнисе. - Кызым үзе дә безнең арада калган кебек, балаларының ничек үсүен күзәтеп торачак шикелле.
Сау-сәламәт сөйгәннәрен дә зар елаткан яшьләргә үрнәк, ата-аналарга гыйбрәт булсын иде бу тарих.
Читайте нас