+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
11 сентябрь 2019, 08:11

Сеңлесенә өйләнгән...

Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон сүзләренә караганда, илдә ел саен мең ярымга якын инвалид бала туа, аларның яртысыннан артыгы якын туганнар арасындагы никахта дөньяга килә. Татарлар арасында мондый хәл бармы?

Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон сүзләренә караганда, илдә ел саен мең ярымга якын инвалид бала туа, аларның яртысыннан артыгы якын туганнар арасындагы никахта дөньяга килә. Татарлар арасында мондый хәл бармы?
Шулай ук, илдә авыру балалар күп. Һәр бишенчесе кыска буйлы, һәр дүртенчесе - азканлылыктан, һәр унынчысы гадәттән тыш ябык булудан интегә, дип хәбәр итә "Азия-Плюс".
2016 елдан Таҗикстанда бертуган абыйларның балалары, сеңелләрнең балалары, абыйсының балалары һәм апасының балалары арасында никахлар тыела. Кияүләр һәм кәләшләр хәзер республикада мәҗбүри медицина тикшеренүе уза.
Тамбов урманнары уртасында Янгураз дигән татар авылында булганыбыз бар. Мишәрнең "ачысы" көн итә биредә, сөйләмнәрен бик игътибар белән тыңласаң гына аңларга була. Анда катнаш никахлар катгый тыелган. Якын-тирәдә бер генә татар авылы да юк. Каян кәләш әйттерергә? "Үзебездә кызлар җитәрлек", - ди алар.
Әмма бер авылда яшәүчеләр "чыбык очы" булса да туган булу ихтималлыгы зур бит. Бәлки, шуңа да биредә бөтен халык бер-берсенә охшагандыр: тәбәнәк буйлы, чем-кара чәчле, күбесенең аяклары туры дип тә булмый... Ә шулай да гарип балалар күпләп туа, димиләр, Ходайның рәхмәте.
Авылда ике мәчет, берсе узган гасыр башында ук салынган булган, "зил-зилә"ләр аны, ничектер, урап узган. Күрше авылда яшәүче урыс агае: "У нас татарчата бегают, у них только от своих рожают", - ди.
"Өлкән җиңги угълан тапты,
Безнең нәсел арта торыр", - дип җырлаганмы әле бабайлар? Сау-сәламәт нәсел арта торсын инде, Ходаем...
Читайте нас