Светлана һәм Александр Масляковлар - 48 ел бергә! Алар үзләрен бик бәхетле пар дип саный.
Бәхетле булмыйча! Хатының чәеңә ничә калак шикәр салырга икәнлеген белә, кирәк чакта аркаңны кашып җибәрә, син аңа оекбашын кидереп куюдан тартынмыйсың. Хырламасам ярар иде, дип, төне буе тын алырга куркып та чыкмыйсың хәтта! Үзеңнеке бит ул...
Владимир Познерның хатыны Надежда Соловьева да - аның гомерлек яры. Надежда ханым эшлекле даирәләрдә иреннән дә киң билгеле эшкуар.
Татар-башкорт даирәсенә әлегәчә бик үтеп кермәде яшь хатынга өйләнү "кизү"е. Ә шулай да борын төртеп карамакчы!
Кызу барган арбага тотыныбрак утырыгыз, мәтәлеп китеп, төшеп калмагыз дию генә иде, көчле затлар...