+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 октябрь 2019, 04:21

Чибәр дә ул, кызыксынучан да

Хезмәттәшебез Гүзәл Монасыйпованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан

Хезмәттәшебез Гүзәл Монасыйпованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан


Машбюро, ягъни 6-7 машинистка утырып эшли торган бүлмә гәзит ре-дак­цияләрендә иң кайнар нокта була иде. Бервакыт “Кызыл таң”га яңа машинистка алдылар. Гүзәл Монасыйпова дигән кыз. Нечкә генә гәүдәле, буйга да озын түгел, сары чәчле, зур зәңгәр күзле, сипкелле. Кешеләр белән тиз аралашучанлыгы, ниндидер сөйкемле сөяк булуы белән үзенә тарта. Ашыкмый-каударланмый, әмма эшен вакытында һәм җиренә җиткереп башкара.

Озакламый аны корректор итеп күчерделәр. БДУның филология факультеты татар бүлегенә читтән торып укырга керде. Без аның милли хисле көчле кыз булуына да игътибар иттек. Милли хәрәкәтләр активлаш­кан заман. Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъ­залары белән Казанга кадәр барып җитте Гүзәл. Менә минем алда “Шәһ­ри Казан” гәзитенең 1991 елның 25 июль саны. Бөтендөнья татар яшьләре көннәреннән беренче биттә фотолар урнаштырылган. Яшел байраклар күтәреп алда баручы милләтпәрвәрләр арасында безнең Гүзәл дә бар.


Давылланып торган ыгы-зыгылы заман бит. Милли чараларның, рәсми хакимият фикеренчә, бәхәсле саналганнарында катнашканы өчен башына “тукмак та төшкәлә-де”. “Нигә кирәкмәгән җиргә барып тыгы­ласың, нигә шулкадәр активлык күрсәтәсең?” — дип тиргәде җитәкчелек. Андый чакларда, шулай ук хезмәттәшләре хаксызга кыерсыт­канда бәхәсләшми, акланмый, хәтере калмый, сүз күтәрә (бәлки барысын да йөрәгенә җыядыр). Ни тормыш ыгы-зыгысына, ни эшкә бәйле мин аның кем беләндер югары тонда сөйләшкәнен ишеткәнем юк. Гомер буе шулай. Һәрхәлдә, 33 ел ул минем күз алдымда.

Гүзәлнең сәнгать кешеләре турында мәкаләләре басылгалады. Япь-яшь кенә Айдар Галимовны иң беренче күреп калып, “Кызыл таң” битенә чыгаручы да Гүзәл иде. Иҗатка ныграк тартылып, тора-бара үткен каләмле журналист булып китү мөмкинлеге дә бар иде, минемчә. Андый тәкъдимнәр белән ризалашмады, корректорлыктан башка урынга кузгалмады. Хәер, гәзитебез тарихында билгеле журналист ханымнарның, үсеп килүче балалары янында күбрәк вакыт үткәрергә теләп, корректорлыкка күчү очраклары да булды.

Шулай итеп, Гүзәл Монасыйпова — “Кызыл таң” гәзитенең бик зур стажлы корректоры. 2015 елдан башлап — “Тулпар” журналыныкы да. Һәм бик бәйләнчек корректор. Аңа карата мин бу сүзне уңай мәгънәсендә кулланам.

Корректорның вазыйфа бурычы ниләр­дән гыйбарәт? Журналистлар әзерләгән, җитәкчелек укып фатыйха биргән, гәзит бите формасына салынган (ягъни версткаланган) материаллар бик кыска вакытта һәм хатасыз чыгуы аның җаваплылыгында. Җөмлә төзе­леше, сүзләр язылышы, тыныш билгеләре дөрес булсын. Фәнни телдә әйткәндә, фонетика, морфология, синтаксис таләпләре сагында ныклы торырга тиеш ул. Фактларның дөресме, ялгышмы булуы, сәяси моментлар өчен корректор түгел, башка хезмәткәрләр җавап бирә.

Ә Гүзәл — бәйләнчек. Чокчынучан, төпченүчән. Белмәгән нәрсәсе, белмәгән кешесе юк аның. Фактларны шик астына ала һәм күп очракта хаклы булып чыга.

Гүзәлнең тагын берничә гүзәл сыйфаты — туганлык, якташлык, дуслыкка тугрылык, кешелеклелек, ярдәмчеллек, киң күңелле-лек, юмартлык. Гәзит битләренә күз салсаң, ул кемнәргә генә котлау бирми! Туган-тумачалар, кода-кодачалар, сабакташлар, балачак дусларына... Ә бит болай да такыр кесәсенә күпме көч килә? Эреле-ваклы бәйрәмнәрдә хезмәттәшләрен бүләкләр биреп котлау. Кемгәдер куаныч китерә алганы өчен бәхетле тоя үзен.

Эше белән хөрмәт казанган кеше ул. Биш ел элек Русия Элемтә, мәгълүмат техно­логияләре һәм киңкүләм коммуника­цияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гүзәлнең биографиясе миңа ярыйсы ук таныш. Үзешчән сәнгать активисткасы бул­ган әнисе Сәлимә апаны (хәзер инде мәрхүмә), бертуганнарын, тормыш иптәше Эдуардны, балаларын күреп беләм. Ә инде гәзиткә язарга ниятләгәч, үзеннән сораштырып утырдым. Аның тулырак тәрҗемәи хәлен укучыларыбыз да белсен.

Ул 1964 елның 7 октябрендә Архангель районының Заһит авылында туган. Әтисе Гыйндулла Зиннәтулла улы Бөек Ватан сугышыннан уң кулсыз кайткан, күмәк хуҗа­лыкта гомер буе баш бухгалтер булган. Әнисе Сәлимә Мөҗәһит кызы — Чакмагыш­тан. Педагогик белем алып, Заһитка эшкә килгән һәм өч дистә ел математикадан укыт­кан. Гаиләдә дүрт бала үскән. Иң өлкәне Алек төзүче, шофер һөнәре алган. Изге күңелле, ихлас, кешелекле, тырыш, максатчан бу зат, кызганычка каршы, нибары 47 яшендә фаҗигале һәлак булган. Радик “Уфанефтехим” предприятиесендә дүрт дистә елдан артык оператор-технолог булып эшләгән. Күпсанлы Мактау грамоталары алган. Пятиборье буенча спорт мастеры. Гадел, тыйнак, эчкерсез, намуслы, пөхтә бу ир узаманы әле пенсиядә. Сәлия Уфада медицина институтын тәмамлагач, Бөек Новгород шәһәренә терапевт-эксперт итеп эшкә җибәрелгән. Ул да үткер, илтифатлы, көчле рухлы, уңган, изгелекле ханым.

Гүзәл — төпчек бала. Еракта калган кызыклы хәлләрне хәтерли ул:

“Авылда балалар бакчасы юк иде бит инде. Әнигә ияреп мәктәпкә барам. Директор Мәүлиха апа үткәргән география дәресенә кереп утырганмын нишләптер. Бер укучыга ул картадан Кавказ тавын күрсәтергә кушты. Әй эзли теге төньяктан. Тапмый гына бит! Мин сикереп тордым да тауны күрсәттем. Барысы да көлә. Мәүлиха апа: “Сиңа оят булырга тиеш, бәләкәй Гүзәл дә Кавказның кайда икәнлеген белә”, — дип, теге укучыны оялтты”.

“Мәктәптә ашханә дигәне дә юк иде. Бервакыт шулай кемнеңдер дәресендә өч чакрымдагы күрше авылдан килгән кыз белән янәшә утырабыз. Карасам, парта астында теге кыз үзенә ашарга алып килгән май яккан, өстенә шикәр комы сибелгән ипи телеме тора. Минем ачыкканлыгымны белеп, жәлләп, яртысын сындырып бирде. Монысы белән туймагач, “теге яртысын да бир инде”, — дип сорап алдым. Аны ач калдырганым өчен миңа әле булса оят”.

“Мәктәпнең дүрт укучысы авыл клубындагы матур өстәлне пычак белән уеп бозганнар. Мәктәптә линейка бара. Директор өстәлне бозучыларның үз гаепләрен танып, алга чыгуларын сорый. Берәү дә чыкмый. Мәүлиха апа: “Гаеплеләрне ачыкламыйча дәрес башламыйбыз”, — ди. Шулай озак кына басып торгач, мин түзмәдем — теге дүртәүнең, исемнәрен әйтеп, алга чыгуларын сорадым. Чыктылар, гаепләрен таныдылар. Барысының да көлешкәнен әле дә хәтерлим”.

Гүзәл 7нче сыйныфны тәмамлаган 1978 елда Монасыйповлар гаиләсе Уфага күченә. Урта белем алуны кыз 45нче һәм 52нче мәктәпләрдә төгәлләп куя. “Хыялым — гомеремне сәхнә белән бәйләү иде, тик тормышта без теләгәнчә генә булмый шул, — ди ул әле. — Унынчыда чагымда әнине каты чир аяктан екты. Ел ярым аның урынына Уфа район гәзите редакциясенә эшкә йөрергә туры килде. Тора-бара бу эш үземә дә ошап китте. Һәм шунда эшкә калдым. Мөхәрриребез Мәхмүт Гыйльметдинов мәкаләләр язарга өйрәтте. Кабул итү бүлмәсендә дә, машинистка булып та эшлә­дем. Машинкада басу белән бер үк вакытта корректор эшен дә йөкләттеләр.

Фәүзия исемле өлкән хезмәттәшем эштән киткән иде. Бервакыт типографиядә эшемне бетергәч, шул апаның хәлен белешергә теләп, аның тормыш иптәше Әдһәм Мәүлиев янына “Кызыл таң”га күтәрелдем. Ул күп сөйләшеп тә тормастан, мине мөхәррир Муса Мөле­ковка алып керде. Мин әле эшнең нәрсәдә икәнен аңлап та җиткермим. Тәҗрибәле машинистка кирәклеген әйтте-ләр. Өстемә салкын су койгандай булды. “Кызыл таң”да эшләү хыялыма да кермә-гәндер. Ул шундый ерак йолдыз, тормышка ашмаслык хыял сыман тоела иде. Фәүзия апаның хәлен сорашырга кергән җирдән, уйламаганда, “Кызыл таң”чы булып киттем. Бу 1986 елның 22 сентябре иде”.

1993 елда Гүзәл “Уфанефтехим”да оператор-технолог булып эшләүче Эдуард исемле бик шәп егеткә кияүгә чыкты. Дүрт балага әти-әни булдылар. 65нче Татар гимназиясен тәмамлаган һәм БДУда эколог һөнәрен үзләштергән Гөлназлары уңышлы гына эшли. Бер үк вакытта Шәрык биюләре белән кызыксына, матур портретлар төшерә, аш-суга оста. Быел шул ук гимназияне гел яхшы билгеләренә тәмамлаган Илназ язмышын кооперация белән бәйләргә теләп, “коммерция” белгечлеге буенча укырга кергән. Җыр-бию түгәрәгендә үзен сыный, спортка мөкиббән, тегү-бәйләү дә ошый икән аңа. Тугызынчыда укучы Айназ агачтан кисеп-сырлап, искиткеч шкатулкалар, яктырткычлар ясый, кухня өчен кисү такталарын бизи. Өч кыздан соң туган, әле дүртенчедә белем алучы Данис данлыклы футболчы булырга хыяллана, шашка-шахмат уйнарга да әвәс. Гомумән, Эдуард белән Гүзәлнең дүрт баласы да матур итеп рәсем төшерәләр, моңлы тавышлылар, шашка-шахмат уйнарга әвәсләр, спорт буенча дипломнары бар. Буш вакытларында бөтен гаилә белән сәяхәт итәргә яраталар.

“Яраткан эшем, гаиләм, балаларым бул­ганга Аллаһыга мең шөкермен, — ди Гүзәл. — Мәрхүм әти-әниемнең фәһемле киңәшлә-ренең тормышта әле дә кирәге чыга. Аларга да рәхмәтлемен Әнием изге җанлы, зыялы, уңган, максатчан, моңлы тавышлы иде. Укытучы буларак агитатор вазыйфасы да, концертлар кую да, олимпиадаларда катнашу да аның өстендә булды. Кул эшләренә, тегү-чигүгә, аш-суга оста иде. Лаеклы ялга чыккач та 15 ел УМПО Мәдәният сараендагы “Йолдыз” клубын җитәкләде. “Балам, кеше сиңа начарлык эшләсә дә син аңа яхшылык белән җавап бир, таш белән атса, аш белән ат”, — дигән киңәшен гомер буе тотам. Ул гөлләр ярата иде. “Балам, кая гына барсаң да гөлләргә су сип. Алар — бу дөньяда иң гөнаһсызлар”, — ди торган иде. Әтием сыңар кулы белән авыр “Иж” мотоциклын йөртә, кул сәгатеннән алып автомобильгә кадәр бөтен нәрсәне төзәтә белә иде. Сул кулы белән матур итеп язарга өйрәнде”.

Менә шундый гаиләдә туып-үскән, тәр-бияләнгән, күркәм әти-әни киңәше-фатыйхасы буенча яшәүче ул хезмәттәшем Гүзәл Монасыйпова.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас