Уфада яшәүче 31 яшьлек күпбалалы ананы ата-ана хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр. Тикшерүләр буенча, ул 2016 һәм 2018 елгы балалар алдында эчкән, аларга азык-төлек, көнкүреш кирәк-ярагы алмаган. Кызларның хәтта йокларга урыннары да булмаган.
Әлеге вакытта кызлар балалар йортында. Моңа кадәр хатынны 2008, 2009, 2012 елгы балаларына ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән булганнар инде.