Республикада тәрбиягә бала алучылар саны арта
Яңа гына дөньяга килгән баланы шунда ук әнисенә тапшыралар.
Сабый өчен әнисенәнән дә кадерлерәк, назлырак беркем дә юк. Берничә көннән инде сабый әтисе һәм башка туганнары белән дә аралаша башлый. Бу — гадәти күренеш. Гаилә — бала өчен сәламәт, социаль яктан уңышлы булып үсү өчен иң кирәкле, мөһим мохит. Биредә аның сәламәтлеген кайгыртучылар да, кешеләр белән аралашуны булдыручылар да, гомумән, җитлеккән шәхес булып формалашу өчен бөтен шартлар да тудырыла.
Кызганычка каршы, һәр баланы да бу дөнья шундый шартлар белән каршы алмый. Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калучылар да җитәрлек. Әл-бәттә, аларның сәламәтлеге өчен табиблар бар көчен сала, әмма бу гына җитми.
Соңгы вакытта тәрбиягә бала алучылар саны күбәйде. Яшерен түгел, берәүләр, сабый тавышыннан мәхрүм булган йортына ямь өстәргә теләсә, икенчеләре моның матди ягын күбрәк уйлый. Чыннан да, тәрбиягә бала алучыларга Хөкүмәт зур ярдәм күрсәтә һәм моның белән файдаланучылар да аз түгел.
Наилә апа Сергейны тәрбиягә алганда малайга 4 яшь иде. Хатынның үз кибете бар, шуңа да аңа бала алу артык авырлыклар тудырмады. Җи-теш тормышта, үзенең 17 яшьлек улы белән генә яши иде ул. Тәрбиягә бала алу турындагы уйлар аның күңелендә күптән яши иде инде. Тәүдә ялгыз хатынга бирерләрме, аннары, бу балага лаеклы тәрбия бирә алырмынмы һәм башка сораулар борчый иде аны. “Баланы яшәгән урыннан шактый читтән алырга кирәк”, — дигән карарга килде ул. Бер көнне барлык кыюлыгын туплап, юлга чыкты. Балалар йортының ишеген ачуга, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле урыс малае аның каршына йөгереп килеп тә басты. Әйтерсең, күптән көткән кешесе килгән, бертуктаусыз хәбәрләрен сөйләде, җитәкләп алып кереп, йоклаган урыннарын күрсәтте. Шулай итеп, хатын берничә сәгать бу бала белән булды. Сергей янына яңадан юл атна ярым үтүгә төште. Бу вакыт эчендә Наиләнең уеннан да чыкмады сабый. Һәм тагын шул ук аралашу, бергәләп уйнау. Берникадәр вакыттан Сергей инде Наилә-нең өенә күчеп килде. Аралашучан бала хатынның өлкән улы белән тиз уртак тел тапты. Балалар бакчасында да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте.
Шулай берничә ел үтеп тә китте. Бер көнне Наилә кошелегыннан акча югалуын сизде.
— 100-200 сум акча югалганын берничә тапкыр сиздем. Үзем тотынганмын да, онытканмын, дип уйладым. Инде 1 мең сум югалгач, кемдер кесәгә керүен аңладым. Тәүдә өлкән улым белән сөйләштем. Ул барын да кире какты. Үсмер бала бит, чыннан да, ул алгандыр, дип уйладым. Сергейдан да сораштым, ул да акчага тимәвен әйтте. Аның белән катгый рәвештә сөйләшергә дә курыктым, чөнки тәрбиягә бала алынган гаиләләр даими контрольдә, — ди хатын.
Сергей икенче сыйныфта укыганда укытучысы аның бер баланың телефонын урлауда гаепли. Наилә мәктәпкә барып, барын да ачыклый. Чыннан да, Сергей алган телефонны. Шул көнне кич, өйдә катгый сөйләшү була. Берничә айдан малай икенче укучының кесәсеннән акча ала.
Бу вакыйгадан соң Сер-гейның бөтен киемнәрен җый-дым да ишек төбенә илтеп куйдым. Ул мәктәптән кайтып керде. “Җыен, мин сине кире балалар йортына илтәм”, — дидем. Сергей балалар йортын яхшы хәтерли иде. Аннан тәрбиягә алынуын да яшергәнем булмады. Ул елап куеныма кереп сарылды. “Әнием, илтмә мине анда! Ташлама мине, зинһар! Мин башкача кеше әйберенә тимәячәкмен!” — дип елый башлады. Баланың шулай дип өзгәләнүен күреп, үземнең күземнән бертуктаусыз яшь тәгәри башлады. Әмма бу гадәткә ничек тә чик куярга кирәк иде. Машинага утырттым да алып киттем. Барып җиткән-че елады ул. Мин бер сүз дә эндәшмим. Үземнең аны кочагыма алып, тынычландырасым килә, әмма түзәм. Балалар йортына килеп җиткәч, сумкаларны капка төбенә илтеп куйдым да, машина ишеген ачып: “Бар, төш”, — дидем. Сергейның еларлык та хәле калмаган иде инде. Ул шыңшый-шыңшый капкага атлый башлады. Шунда: “Тагын бер урлашсаң, мин сине менә монда китереп куячакмын. Бу юлы сиңа 3 елга сынау чоры бирәм”, — дидем.
Сергей инде 7 сыйныфта укый. Башкача кеше әйберенә тиюен сизмәдем.
Наилә — көчле кеше. Баланың өзгәләнеп елавына кү-ңеле белән әрнесә дә, тыштан мондый битарафлык күрсәтү һәркемнең дә кулыннан килми. Шушы бер вакыйга белән ул баланы гомерлеккә начар гадәттән азат иткән.
Әйе, чит кеше баласын тәрбияләү катлаулы һәм зур сабырлык таләп итүче эш. Тәүдә бар яклап та имин күренгән бала берникадәр вакыттан бө-тенләй башка кешегә әверелергә дә мөмкин. Тәрбиягә алынучы баланы көнендә үк өйгә алып кайтырга ярамый, ди белгечләр. Бала янына барып йөрү аның сезгә ияләшүенә этәргеч булачак, ә сез сабыйның холкын, гадәтләрен ачыклый аласыз. Шул ук вакытта, бала белән күбрәк аралашырга кирәк. Монда аңа ниндидер уенчыклар, тәм-томнар алып килү дә мөһим түгел. Ул үзен сезнең янда барьяклап та сакланган итеп тоярга өйрәнсен. Берникадәр вакыттан, баланы үзегезгә кунакка алып кайта аласыз. Ә соңрак ялларны да өегездә бергәләп үткәрергә мөмкин. Бала сезне сагынып көтеп ала башласын, дип тә кисәтә психологлар.
Гадәттә, тәрбиягә баланы сабыйлар йортыннан ук алырга тырышалар. Бала бәләкәй булган саен аның яңа урынга өйрәнүе җиңелрәк һәм тизрәк була. Бала әле берничә айлык кына булса да, аның инде башка балалардан аермалы булуын онытырга ярамый. Сабый янында әнисе булмаган, димәк, ул үзен сакланган, якланган итеп тоймый. Шул ук вакытта, бу балалар белән аралашучы да аз. Социаль учреждениедә эшләүчеләр сабыйлар янына “график буенча” гына килә ала, дию дә артык булмас. Алар сабыйны ашата, юындыра. Ә баланың назга сусап елавын канәгатьләндерүгә аларның вакыты калмый. Тәрбиягә бала алган ата-аналарга сабыйны янә шушы халәткә кайтару өчен зур тырышлык салырга туры киләчәк.
Әйе, балалар йортына эләккәннәрнең язмышы төрле. Әмма аларның һәркайсын бер үзенчәлек берләштерә — алар бирегә үз теләге белән килмә-гән, һәм әти-әнисез калуларында аларның гаебе юк. Тәрбиягә алыначак баланың үзенә генә хас булган үзенчәлекләре булачак. Аңа болар нәселдән күчкәнме, әллә социаль учреж-дениедә яшәүнең нәтиҗәсеме — мөһим түгел. Һәр баланың йөрәгенә юл таба белергә кирәк. Сабыйлар үзләренә мөнәсәбәтне дөрес аңлап җиткер-мәсә дә, күңелләре белән тоя, — ди белгечләр.
Ничек кенә булмасын, республикада балалар йортында яшәүчеләр саны соңгы елларда күзгә күренеп кими. Тәрбиягә бала алучыларның күпчелеген 40 яшьтән узучылар тәшкил итә. Аларның инде үз балалары үскән, шул ук вакытта, алар тормышта үз урынын да тапкан. Йөрәк җылысын башкаларга да бүләргә әзер булган мондый гаиләләр белән сокланмау мөмкин түгел. Андыйлар тагын да күбрәк булсын иде. Балаларыбызның балачагы бәхетле булсын!