Бөекбританиядә яшәүче ир еш кына хатынының тулы гәүдәле булуыннан көлә. Бер заман хатын зур корсаклы иренең диванда ятуын күргәч, аңа багышлап шигырь язарга була. Хатын аны шигырендә "файдасыз симез ялкау" дип атый. Шулай ук хатын язмада иренең көйсезлегенә, еш кына өйдә һаваны бозуына һәм беркайчан да теш пастасы, шампуньне япмаганына зарлана.
Өстәл өстендә калган бу язуны ир табып укый. Гаиләдә зур гына низаг була, әмма бу хәлдән соң ир диетага утыра, спорт белән шөгыльләнә башлый. 3 айда 20 килограмм авырлыгын югалта ул. Хатын да иренә ияреп, 10 килограммга ябыга.
"Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Ябыгуга да бергәләп тотынгач, нәтиҗә бар", - ди алар.