Берничә ел элек Мәскәүдә яшәүче Валя Исаеваның 11 яшендә әни булуы таң калдырган иде. Баланың әтисе - Таҗикстаннан килгән 19 яшьлек егет булып чыкты. Бу вакытта егет кызның картәнисендә фатирда яшәгән булган. Әмма егет җәзадан котылып кала алды.
Моннан соң берникадәр вакыт үтүгә Валя икенчегә дә бәби алып кайта. Шул ук вакытта ул иренең үзен бик нык кыйнавы турында да белдерә.
Һәм менә яшь гаиләдә янә шатлыклы хәбәр - хатын өченчегә йөкле.
- Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, - ди ул ире турында.