Шушы матур датаны чагылдырган көндә, сишәмбе булуга карамастан, Башкортстанда 62 пар никахын рәсмиләштергән. Шул исәптән, башкала ЗАГСларында 15 пар мөнәсәбәтләрен теркәгән.
Юстиция эшләре буенча республика дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, шимбәгә туры килгән 19.10.19 числода 255 пар никахлашкан. 19.09.19 – пәнҗешәмбедә 242 пар законлы никахка кергән. Хәтта дүшәмбедә – 19.08.19 көнне, ЗАГСларның күпчелеге ял иткәндә, 10 пар өйләнешкән. 19.07.19 – җомгада 471 никах теркәлгән.