Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хәләле Эльмира Каһирова гаилә коргандагы каршылыклар турында сөйли.
– Музыка көллиятендә яхшы укыдым. Барлык биюләрне, җырларны тиз өйрәндем. Ул вакытта мине дусларым да бик нык хуплады. Ансамбльдә авырган, яки башка сәбәпләр аркасында килми калган теләсә нинди кызны алыштыра ала идем. Мине мактадылар, башка студентларга үрнәк итеп куйдылар. Әмма барысы да үзгәрде…
Бер ел үткәннән соң гына без Филүс белән аралаша башладык, дуслашып киттек. 2003 елның 19 декабрендә безнең көллияттә Света концерты булды, һәм без шунда бергә бардык. Шул көннән бирле һәр җирдә дә бергә йөрдек. Шәһәрдән булган дус кызларым миннән читләште, авыл егете белән дуслашуымны аңламадылар. Укытучылар өчен дә мин акыллы, яхшы студент булудан туктадым. Алар фикеренчә, безнең мәхәббәт укуга комачаулый иде.
Беренче елларда минем вокал буенча бик көчле һәм яхшы укытучым бар иде. Әмма аңа Италиягә китәргә туры килде. Әгәр көчле укытучы белән шөгыльләнсәм, чыннан да, вокал ягыннан бик яхшы үсәр идем.
Тагын бик күп нәрсәләр булды әле. Филүсне башка кызлар белән дуслаштырырга теләделәр. Минем белән очрашмасын өчен шартлар куйдылар. Әмма йөрәккә әмер биреп булмый…
Шуннан соң миндә комплекслар барлыкка килде. Казанга килгәч, музыка укытучысы, миндәге потенциалны күреп, вокал бүлегенә күчәргә киңәш бирде. Ләкин минем җырларга теләгем юк иде. Шуңа күрә Филүс белән бергә өйдә һәм машинада җырлыйбыз, - дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Сөюле йөрәкләр арасына төшәргә теләүчеләр, сак булыгыз, мәхәббәт - ташкын, һәрхәлдә, ул көнчеллектән көчлерәк!