Америкалы Лес һәм Фреда Остиннар 70 ел бергә тату яшәгән. Алар 1949 елның ноябрендә өйләнешкән. Ике бала үстергәннәр, дүрт оныкларын тәрбияләшкәннәр.
Бу тату пар бары тик бер тапкыр,1953 елда Лес хатыныннан сорамыйча Корея сугышына доброволец булып язылгач, ачуланышкан.
Күптән түгел аларның икесенә дә 90 яшь тулган. 7 декабрь көнне икесе дә бер сәгать эчендә (20 минут ара белән) вафат булган.