+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 декабрь 2019, 07:30

Рәнис Габбазовны хатыны өйдә бикләп тотамы?

Ул кунакка йөрүдән, дуслар җыелган урыннарга барудан баш тарта.

Ул кунакка йөрүдән, дуслар җыелган урыннарга барудан баш тарта.
- Гаилә коргач, туйдан соң мин «картайдым» шикелле. Дуслар да әйтә, бик җитдиләндең, диләр. Элек бераз җиңелчәрәк идем. Әле бер дус­та кунакта, әле икенчесендә. Әле Казанда, әле Ульяновскида була идем. Хатын булгач, бала тугач, өйдә утырырга туры килә, дип әйтәсем килми. Чөнки бу үзе бер рәхәтлек бирә. Бар инде, хатыны, баласы булса да, өйгә кайтмый йөрүчеләр. Ә минем андый теләгем юк. Иң мөһиме, гаиләдә тынычлык кирәк, – ди Рәнис.Җырчының хатыны Гөлия Сәгъдиева да җырчы. Ул да Рәшит Ваһапов исемендәге фес­тиваль лауреаты. Уллары Тимерланга инде бер яшь.– Мин үземне яхшы әти дип саныйм, чөнки улым белән күп вакыт уздырырга, аның үскәнен күреп калырга тырышам. Бала тугач, мин үзем дә үсеп киткән кебек булдым, – дигән Рәнис Габбазов "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Өйдәрәк утырсаң, башың тынычрак була инде ул, туганкай...
Фото: "Шәһри Казан"
Читайте нас