Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың ике баласы бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар ире белән икесе генә калу бәхетенә ирешкәннәр, балалар, күрәсең, әбиләренә кунакка киткәндер. Зәмирә өйдә булган тынлыкка аптырап, үзенең инстаграмында язылучыларыннан ни белән шөгыльләнергә икән дип киңәш сораган, берәр кызыклы фильм тәкъдим итегез әле, дигән. Ә аның язылучылары балалар өйдә булмаганда башка романтик эшләр белән шөгыльләнергә киңәш биргәннәр.Зәмирә ире белән икесе генә калганда кино карарга яраталар икән. Беркем дә пультны алмый, мультфильм кушарга сорамый, ди ул. Алар ире белән рәхәтләнеп кочаклашып телевизор каршында утыралар, ләкин фильм төгәлләнгәч, әни кеше балаларын юксына, хәтта йоклап китә алмый икән. Бу юлы башкачарак булган, алар фильм да карамаганнар, ә күршеләре Филүс Каһиров гаиләсе белән кич утырганнар.
Яшь әниләргә таныш хәлләр - балалардан бераз гына тынып торасы килә дә, алар кулдан төшсә, шунда ук сагына да башлыйсың. Үсеп җиткәч кенә хәлләр башкача...