Гаиләдәге тормыш яу аланын хәтерләтсә, нишләргә?...
Тәнзилә ул кичне Римманың фатирыннан яланаяк, кышкы аяк киемен кулына тотып чыгып чапканын сизми дә калды. Шимбә киче матур гына башланган иде, югыйсә. Алар икәү, Римманың егетен дә чакырып, табын корып, шәраб белән кәефләнеп утырды. Әмма егетнең тора бара күзләрендә куркыныч уклар ялтырап китүе кызларны куркуга салды. Нык кына исереп тә киткәч, “Хәзер мин сезгә төнге Уфаны күрсәтәм, машинага төшеп утырыгыз”, — диде, кызлар аңа каршы төшкәч, егет ярсый ук башлады.
Римма бер сәгатьтән шалтыратты:
— Кызым белән кладовкада бикләндек, ул безне пычак тотып эзли. Башы белән пыяла ишекне ваткан, бөтен җирдә кан...
Тәнзилә озак кына полиция чакыртырга маташты. “Сезнең шалтырату безнең өчен бик мөһим”, — дип белдерде берничә тапкыр трубкадагы алдан яздырылган хатын-кыз тавышы. Шулай да, бераздан полиция килде, тузынган ирне кулга алдылар. Ә иртән ул көлемсерәп янә Римма янына килеп керде. Кулындагы пычакны урынына салды. Әйе, бу коточкыч куркыныч бәндәне тоткарларга сәбәп тапмаганнар, пычагын да кире биргәннәр. Римма аңардан качып китә алды. Бәхетенә, исән калды.
1. Кешегә кул күтәрүчеләр еш кына психик авыру булып чыга.Ул норма һәм патология чигендә яши. Аның баш миенең органикасы нормаль кешеләрнекеннән аерыла. Ул үзен башка кеше урынына куя алмый — бу эмпатиянең бик түбән дәрәҗәсе белән аңлатыла.
2. Ул үзенең гамәлләре өчен гафу үтенергә мөмкин.Әмма моңа ышанырга ярамый. Менә ул аз гына эчеп алды — һәм сезнең алда бөтенләй икенче кеше. Хәмердән исергәндә генә түгел, ачуы килсә, көнләшсә дә ярсый башлый.
3. Дозаны арттырып торачак.Корбан качып китә алмаса яки һәлак булып “котылмаса”, ул аны һаман да көчлерәк кыйнарга мөмкин. Шуңа күрә хатыннарга карата ирләрнең көч куллануы турындагы гаризалар җентеклерәк тикшерелергә тиеш. Хәзерге кебек “нет тела — нет и дела” диеп түгел. Зыян күргән хатын-кызларны яклау өчен дә катгый законлы чаралар кирәк.
Әлеге исем астында барган флешмобта катнашучылар нәкъ шуны таләп итә. Бу хәрәкәтне Александр Митрошин җитәкчелегендәге Мәскәү блогерлары башлады. Аның Instagramда 1,7 миллион әбунәчесе бар, шуңа күрә алар хәрәкәте көчле дулкын булып килеп керде. “Мин үләргә теләмәдем” дип язылган меңәрләгән постлар дөнья күрде.
Башкортстанда флешмобка берничә танылган блогер кушылды, киңкүләм мәгълүмат чаралары да читтә калмады. Без дә яздык бу хакта. Тәтешле районында берәү хатынын “Эчмә!” дип шелтә белдергәне өчен үтергән, 11 һәм 14 яшьлек ике бала ятим калган. Бөре районында яшәүче ир аерылышкан хатынын үтергән, мәетен трактор белән таптатып күмгән, алты бала үксез калган. Уфада җаһил кулыннан хатыны, ике һәм алты яшьлек ике баласы һәм 9 айлык сабые булган үги кызы һәлак булган...
Бу ирләр хатыннарына беренче тапкыр сукканнар да үтергәннәрме? Юк, әлбәттә! Гадәттә, мыскыллаулар еллар буе дәвам итә, тик полициягә берәү дә мөрәҗәгать итми. Мөрәҗәгать иткән очракта да, мондый төр тәртип бозу өчен, күп дигәндә 500 сум штраф салыначак. Гаилә бюджетыннан булгач, хатын үзен-үзе җәзага тарттырган булып чыга. Күпләр аның үзен гаепли — нигә түзгән, нигә күптән аерылмаган?!
Монда корбанның психологиясе катлаулы һәм күп катламлы булуын аңларга кирәк. Беренчедән, хатын-кызга ирдән аерылу җиңел түгел. Кая барырга? Балаларны ничек ашатырга? Өстәвенә, алар бөтенләй бәләкәч, ә әни декретта булса. Икенчедән, китсәң дә, кызганычка каршы, бу әле ир-ат сине эзләп тапмас дигән сүз түгел. “Минеке булмасаң, башканыкы да булмассың” — агрессор өчен җитди карар. Өченчедән, корбан үзе дә шушы чынбарлык эчендә яши һәм куркыныч янавын аңларлык хәлдә түгел. Аны ныграк кыйный башласалар да, ул бу хәлгә үзенчә ияләшә, җайлаша. Бәйлелек механизмы эшли башлый. Өстәвенә, ирен ул һаман бик якын кешесе итеп кабул итә. Мондый хатынны гаепләп тә булмый кебек.
Ә көчләүләр, кыйнаулар түзеп торалмаслык хәлгә җиткәч, хатын ярдәм эзли башлый. Әмма, кызганычка каршы, аны ишетмиләр…
— “Гаилә” республика ресурс үзәге. Авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итү бүлеге. Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 27/1, телефоны: (347) 286-02-53.
— “Саторис” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге. Уфа шәһәре, 1 Май урамы, 5/1, телефоны: (347) 242-19-19.— “Журавушка” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге. Уфа шәһәре, Кремль урамы, 29, телефоннары: (347) 263-89-91; (347) 263-51-16.
— Бөтенрусия балалар ышаныч телефоны — 8-800-200-01-22.— Психологик ярдәм күрсәтү буенча ышаныч телефоны — 8-800-700-01-83.— Көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар өчен бөтенрусия ышаныч телефоны — 8-800-700-06-00.
— “Индиго” социаль ярдәм күрсәтү психологик-медицина үзәге. Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 12/2, телефоны: (347) 223-22-11.
Тәмугта янасың килмәсә, кул күтәрмә!
Хафиз исемле бер дуамал кеше булган. Йодрыгын уйнатып, һаман да хатынын кыйнап ташлый икән. Аны бу явызлыгыннан туктату һичкемнең дә кулыннан килми. Күрше-күлән үгет-нәсыйхәтләр тә кылып карый. Юк. Файдасы булмаган.
“Җитте инде, үтерәсең бит!” — диләр, колагына да элми бу мәрхәмәтсез җан.
Халык, гаҗиз булып, хатынын иреннән аерылырга өнди башлаганнар. Әмма тырышлыклары бушка киткән.
— Миңа ир табылыр, балаларыма ата табылмас. Сабыр итим. Аллаһы Тәгалә үзенең шәфкатен ирештерүенә өметтә калам,— дигән ул.
— И бәгырь, ни өчен үзеңне шулкадәр дә олы сынауларга һәм авырлыкларга тартасың? Холыксыз ир — имансыз бәндә кебек бит ул. Аннан котылуың гадәт-йолага буйсынып яшәүдән мең өлеш артык түгелме? Ташла иреңне, — дигәннәр ул хатынга ага-энеләре, апа-сеңелләре.
Әмма бу хатын үзенең сабыр таягын бөгеп сындырмаган, һаман да элекке хәлендә кала биргән. Шуңа күрә дә халык, “безнең киңәшләрдән йөз чөерде, сүзләребезне аяк астына салып таптый” дип, аның белән аралашмас вә хәленә кермәс булганнар. Хатын исә дуамал иренең “коллыгында” яши биргән.
Бу хәлләр хакында халык арасында күп сүзләр булып та, ахырда алары да онытылган. Хафиз һаман да үзенең хатынын кыерсыта икән. Әмма Җәбраил фәрештәнең генә түземлеге калмаган. Бер асыл дәрвиш кыяфәтенә кереп, Хафиз сәҗдәгә оегач, аның янына килеп баскан һәм:
— Күкләр вә җирләрне тотып торучы Аллаһы Тәгалә белән ант итеп әйтәм: ни өчен үз хатыныңны бу кадәр шәфкатьсезлек вә миһербансызлык утында көйдерәсең? — дип ачулы тавыш белән сораган.Бу хәлдән Хафиз хәлсез калган. Кулы калтыранып, тез башларын ышкыган, йөзе салынып төшкән, йортының почмагында басып торган олы ак морҗа аңа гүяки авадыр кебек тоелган. Дуамал ир үзенең аңын җыялмыйча газапланган, сүз башлар булса, теле авыр баганага әверелгән. Бераз вакыт шушы халәтендә югалып торганнан соң гына күзе кыйбла тарафындагы бер якты нурны шәйләп алган. Акылы кайткан. Дөньясы кабат яктырудан ул:
— И, мәрхәмәтле җан иясе,— дип нәзек вә авыр тавыш белән сүз башлаган гына, Җәбраил фәрештә:
— Ялагайланма вә уйнаклап маташма, турысын сөйлә! — дип әмер иткәч:
— Турысы дип, турысы шул инде: хатын-кызлар безнең өчен яратылган шайтаннандыр. Аларны Аллаһы Тәгалә ничек таш белән җәннәт сараеннан кудырган, шулай итеп һаман-һаман тукмап торырга кирәк. Шуның өчен тырышуым. Шайтаныннан арындыруым. Билләһи дип әйтәм, теләгем изге! — дип, ант итеп сөйләп биргән Хафиз
.— И ахмак адәм баласы, — дигән аңа Җәбраил.— Шушы булдымы хак мөселманлыгың? Шушы булдымы Аллаһыга хезмәтең? Син ялгышкансың, бозыклык юлына кергәнсең. Хатын-кызның күңелендә яткан шайтанлык карасын күсәк белән түгел, бәлки миһербанлык, кадер-шәфкать вә хөрмәт белән генә юып алырга мөмкин. Ә хатыннарын синең кебек кыерсытучылар тәмуг утында яначак, — дип белдергән.
Шушы сүзләрне әйткәннән соң, фәрештә күздән югалган. Хафиз үз акылын кайсы очыннан башлап җыярга да белмәгән. Хәтта Җәбраилнең сүзләренең мәгънәсенә бик төшенеп тә җитмәгән булса кирәк. Әмма ялгышын вә гөнаһка батканлыгын аңлаган, күзләренә кайнар яшь бөртекләре тыгылган, ирексездән алар бүселеп китеп, бөтен йөзе ерганак-ерганак су булган. Якасы чыланган.Шундый хәләттә шактый озак калганнан соң, башына яңадан акылы кайтып, авыр гәүдәсе белән урын өстенә барып ауган. Авыруга калган. Мондый ышанычсыз хәлендә дә аны хатыны ташламаган:
— И сөекле ирем, ниләр булды сиңа? — дип, вакыты-вакыты белән елый икән ул.Савыккан кебек чакларында ире аннан мең төрле гафулар үтенгән. Аллаһы Тәгаләне теленнән төшермәгән. Әмма эш үткән инде. Дуамаллык күсәге сынган ир җомга көн кич белән Хак Тәгалә хозурына китеп барган. Хәбәрләрдән шул билгеле: Хафиз үзенең хатыны белән Ахирәттә мәңге очрашмаячак, чөнки аның урыны — тәмугта, хатыны — җәннәткә кергән.
Үзе гәүдәгә озын булса да, тәүбәгә буе җитмәгән аның...