+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 гыйнвар 2020, 07:10

Сөенче, түләүләр артты!

Быелдан күп бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырылды

Быелдан күп бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырылды

Демография мәсьәләсе — Башкортстанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә көнүзәк булып кала. Әлеге вакытта 1990 елларда туганнар әти-әни булу яшендә булганлыктан, бала тудыручылар саны аз. Шул ук вакытта, бездә гомер озынлыгын да бик зур дип әйтеп булмый әле. Русия Президентының 80+ башлангычы нәтиҗәләр бирә башласа да, әлегә 80 яшьне узучылар саны зур түгел. Әлбәттә, кеше гомерен озайтуга берничә ел эчендә генә ирешү гаять катлаулы мәсьәлә.


Бала тугач та аның сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән комплекслы эшләрне башларга кирәк, шул вакытта гына аларның өлкән яшькә җитүенә ышаныч булачак. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән җәелдерелгән гомум­дәүләт проектлары да тәү чиратта шушы максатларны күз уңында тота.Туымны арттыру, күпбалалы гаиләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча һәр елны ниндидер өстәмә чаралар да күрелә. 2020 ел да бу җәһәттән узган еллардан аерылмаячак. Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яңа елда бала тәрбияләүче гаиләләрне нинди яңалыклар көтәчәге турында җиткерде.
Беренчедән, Дәүләт думасында гыйнвардан беренче яисә икенче бала туганда сабыйга 1,5 яшь булганчы түләнелүче пособиене 3 яшькә кадәр билгеләү турындагы закон проекты каралды.
Әлеге закон проекты бик күп гаилә­ләргә зур ярдәм булачак, ди белгечләр. Моңа кадәр сабыйга 1,5 яшь тулганчы, дәүләт аңа тиешле ярдәм күрсәтә иде. Ә инде арытаба балалы гаиләгә түләүләр ай саен... 50 сум белән чикләнде. Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәл күпчелек гаиләләр өчен катлаулы мәсьәлә булды. Чөнки балага 1,5 яшь тулгач та һәркем сабыйны балалар бакчасына урнаштыра алмый. Нәтиҗәдә, яшь әни бала белән өйдә утырырга мәҗбүр иде. Гаиләдә бу сабый беренче бала булса, гаилә башлыгының берүзенә өч кешене тәэмин итәргә туры килә. Икенче бала булса, хәл тагын да катлаулана.
Бала пособиесе түләүнең 3 яшькә кадәр озайтылуы балалар бакчаларына чират мәсьәләсен дә бераз киметер, дип көтелә. Белгечләр әйтүенчә, балалар төрлечә өлгерә. Бер бала яшь ярымда инде кулына калак тотып ашаса, үзе киенсә, икенчеләрен әниләре күз уңыннан ычкындыра алмый әле. Мондыйларны балалар бакчасына урныштыру сабый өчен стресс кына. Шуңа да сабыйны “өлгергәч” кенә яшьтәшләре белән аралаштыру мөмкинлеге булачак.
Икенчедән, өченче һәм аннан соң туган балалар өчен түләнелүче пособиегә федераль бюджет ярдәм күрсәткән төбәкләр исемлеге дә зурая. Атап әйткәндә, Себер һәм Урал федераль округларына кергән төбәкләрдә яшәүче бу категориягә керүче һәр граждан әлеге ярдәмне алачак.
Өченче яңалык – ипотекага кагыла. Федераль закон буенча ипотекага торак алган гаиләләр, өченче бала туган очракта бурычларының 450 мең сумын дәүләт ярдәме белән каплый ала. Шулай ук 2020 елдан бала тудыру сертифи­катының да 1 мең сумга артуын билгели министрлык.
Яңа елдан Башкортстанда да бу өлкәдә берникадәр үзгәрешләр булачак. 1 гыйнвардан патронат һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен булдырылган пособие дүрт процентка арта. Моның өчен республика бюджетыннан 68,4 миллион сум акча бүленгән.
Күпбалалы гаиләләр өчен да сөенечле хәбәр бар. Әлегә кадәр дә сигез һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә 600 мең сум акча бирелә иде. Ләкин бу ярдәмне элек балаларның иң өлкәненә 18 яшь тулганчы гына алып булса, хәзер инде яшь чиге 23 яшькә кадәр җиткерелде.
Бу үзгәрешне дә бик урынлы, дип билгели экспертлар. Чөнки 18 ел эчендә 8 һәм аннан да күбрәк балага гомер биреп, тиешенчә тәрбияләү бик күп көч таләп итә. Балаларның яшь аермасы зуррак булган саен, кече яшьтәгеләрне тәрбияләү дә берникадәр җиңеләя, чөнки өлкән балалар инде ата-ананың кул арасына кергән була. Шул ук вакытта, 18 яшь тулган балаларның әле үз-үзен тәэмин итә алмавын да танырга кирәк. Бу вакытта ул кайдадыр укый, ягъни ата-ана канаты астында була. Шуңа да әлеге ярдәмне алучы­лар исемлеген зурайту аларның санын да арттырачак, дип көтелә.
Әйе, илдә һәм республикада күпба­лалы гаиләләр санын арттыру буенча бик күп башлангычлар гамәлгә ашырыла. Билгеле, бу җәһәттән туымны арттыру гына җитми, сабыйларга лаеклы тәрбия бирү кирәклеге дә көн кебек ачык. Бу җәһәттән, күпбалалы гаиләдә тәрбия­ләнүчеләрне мәктәпләрдә бушлай тукландыру, аларның төрле түгәрәкләрдә шөгыль­ләнүен дәүләт үз иңенә алуы һәм башка ярдәм чаралары ата-аналар өчен, чыннан да, зур ярдәм. Шул ук вакытта, бүген югары власть органнарында балаларга бушлай медицина ярдәме күрсәтү турында да сүз бара. Әгәр дә бу башлангыч гамәлгә ашырылса, бик күп сабыйларның сәламәтлеге ныгыр иде, чөнки яшерен түгел, һәр әти-әни нарасыен түләп дәвалый алмый.
Яңа елга һәркайсыбыз матур теләк­ләр, ниятләр белән кердек. Гаиләләребез сәламәт, балаларыбыз бар яктан да уңышлы булсын!

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас