Суд карары буенча, ир ике улын тәрбияләү өчен табышларының чиреген биреп барырга тиеш булган, тик моны эшләмәгән. Балалар инде үсеп җиткән, хәзер аларга 22 һәм 27 яшь.
Алимент түләмәгән өчен аны бер тапкыр кулга алганнар, ул янә түләмәгән, ә аннары бөтенләй югалган.
Бурычлы кеше эзләүгә игълан ителгән. Аны Мәскәүдә тапканнар. Ул анда «Газпром» җәмгыятенең 7000 акциясен сатып алган булган. Приставлар ике миллион сумга якын суммага кыйммәтле кәгазьләрне арест салып сатканнар. Бу акчалар ирнең уллары счетларына күчереләчәк.
Әмма әти кешенең гомум бурычы 4 миллион сум тәшкил иткән. Суд приставлары калган акчаларны түләттерү эшен дәвам итәчәк.
Әтиле булып та ярым ятим үскән балалары алдындагы бурычын түләп тә бетерә алмас инде.