Әти кешегә җинаять эше кузгатылган.
Алтай республикасында булган “гаилә конфликты” янә фаҗига белән тәмамланган.
Бу коточкыч вакыйгадан бер көн алда хатын ире белән аерылышыр өчен гариза язган һәм балалары белән әти-әнисе янына кайтып киткән.
12 гыйнварда төнге унбердә ир мылтык тотып гаиләсе күченгән йортка килгән. Ихатада исерек ирен күреп, хатын шунда ук ишек алдына йөгереп чыга һәм аны кертмәс өчен ишекне эчтән тартып тора. Янәшәсендә 13 яшьлек кызы да була. Өйгә керә алмаган ир шунда мылтыгыннан ата, пуля кызның күкрәгенә тия. Моннан соң ир тагын берничә тапкыр ата, бу юлы өйнең тәрәзәләре кырыла. Аннары ул йорттан чыгып китә.
Кызны шул ук көнне дәваханәгә китерәләр. Полиция хезмәткәрләре шул көнне үк җинаятьчене кулга алган. Әлеге вакытта тикшерүләр дәвам итә.