+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
16 гыйнвар 2020, 10:00

"Көндәшемә хат..."

Социаль челтәрләрнең берсендә яраткан кешесенең хатынына сөяркәсеннән язылган хат пәйда булды.

Социаль челтәрләрнең берсендә яраткан кешесенең хатынына сөяркәсеннән язылган хат пәйда булды.
Гаиләдәге ирдә тугрылык үз әһәмиятен югалткач, ул читтәге хатын-кызга гашыйк була. Бу мөнәсәбәтләрнең беркемгә дә бәхет китермәячәге билгеле. Күптән түгел социаль челтәрләрнең берсендә ирнең сөяркәсеннән хатынына язылган хат пәйда булды.
"Исәнме, көндәшем. Сине шулай атавыма гаҗәпләнмисеңдер, чөнки син минем барлыгым турында сизенә идең. Иреңнең командировкаларга китүеннән, төнлә эшкә чакыртуларыннан, башка бүлмәгә чыгып, телефоннан шалтыратуыннан. Әмма син иреңнең сөяркәсе барлыгы турында үз-үзеңә әйтергә дә курка идең.
Без икебез дә яраткан ир - хыянәтче. Ул сиңа да, миңа да хыянәт итә. Минем дә бит яраткан кеше буласым килә, үз-үземне аның бердәнбере итеп тоясым килә. 8 Март бәйрәменә сиңа кызыл розалар бүләк итсә, кичен эшкә баруга сылтанып, миңа да шундый ук, әмма ак розалар бүләк итте. Эшендәге уңашлары турында сиңа кичен сөйләсә, миңа бу шатлыкның булырга ихтималлыгы турында берничә көн алдан ук әйткән була иде инде.
Ышан, мин аны гаиләсеннән тартып алу өчен кулымнан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләдем. Авыр чакларында һәрвакыт янында булдым, төрле проблемалардан тартып чыгардым, аның өчен иң назлы хатын булдым. Мин синең турында да барысын беләм: нинди ризык яратасың, кайчан табибка барасың... Хәтта өегездәге песи белән дә таныш мин, чөнки син ялларга киткәндә аны мин барып ашата идем. Ничек кенә аның бердәнбере булырга тырышсам да, ул сине һәм балаларыгызны бик хөрмәт итә, сезне якын күрә.
Син миннән бәхетлерәк. Беләм, ул шатлыкта да, авырлыклар килгәндә дә синең яныңда булачак. Мин арыдым... Аның белән аның өчен көрәшүдән арыдым... Бүген дә ул минем янга килергә теләк белдерәчәк. Ләкин, юк. Аның өчен гомерлеккә ишекләрне ябарга әзер мин. Ә син шатлан, бүгеннән ул һәрвакыт синең яныңда булачак. Һәм сакла аны".

Читайте нас