Мондый мәхәббәт тарихын һәркемгә үрнәк итеп куярга була.
Американың Сент-Луис шәһәре картлар йортында 65 ел бергә гомер иткән ир белән хатын вафат булган. Бу хакта "New York Post" гәзите хәбәр итә.
86 яшьлек Джек Моррисон һәм аның 83 яшьлек хатыны Харриет 11 гыйнварда берничә сәгать аерма белән үлә. Аларның түшәкләре янәшәдә, куллары кулда була.
«Кайгырабыз, әлбәттә. Әмма хәзер аларның күктә бергә булулары җиңеллек бирә, - ди аларның туганы Сью Вагенер. - Аларның мәхәббәт тарихы турында китап язарга була".
Джек 1955 елда автобус йөртүче булып эшли һәм пассажирлар арасында Харриетны күреп кала. Егет кызны Хэллоуинны бергә билгеләргә чакыра. Шул көннән алар бергә. Бер елдан соң, 1956 елның 5 маенда гашыйклар өйләнешә. Алар ике ул тәрбияләп үстергән, улларының берсе 2007 елда яман шештән үлгән.
Картлар йортына Моррисоннар бер ел элек эләккән. Харриет этен урамда йөрткән вакытта егыла һәм янбаш сөякләрен сындыра. Берничә айдан соң Джек егылып муенын авырттыра. Соңгы айларда аларның хәле шактый начарлана, алар ашаудан һәм эчүдән кала.
Ир белән хатынны 15 гыйнварда улларының кабере янында җирләгәннәр.