Социаль челтәрләрнең берсенә үзенчәлекле хат килде. "Улым булачак киленем белән таныштырырга тели. Үземне ничек тотыйм икән?" - диелә анда. Хәзер бианайлар киленнәреннән курка, диючеләр дә бар арада. Шулай да бу хатка хөрмәт белән карарга кирәк. Улының киләчәге өчен борчылучы ана гына баласы өчен барысына да әзер була бит.
Психологлар бу җәһәттән түбәндәге киңәшләрне бирә.
1. Улыгыз очрашып йөргән кызы белән ишек алдында күренү белән никадәр "яхшы" әни булуыгызны күрсәтергә ашыкмагыз. Өс киемнәрен эләргә булышу, өстәл алдына мәҗбүриләп утырту артык булыр. Сабыр булыгыз. Булачак киленгә боларсыз да биредә кыен.
2. Сорауларның чамасы булсын. Әти-әнисе, белеме, кайда эшләве, ничек яшәве турындагы сорауларны соңрак улыгызга да бирә аласыз бит. Ә әлегә аның нәрсә белән кызыксынуын ачыклагыз да шуңа бәйле гади сораулар бирегез.
3. "Улым мине кызлары белән беренчегә генә таныштырмый инде". Шулай дип, бәлки, сез үзегезнең аралашырга әзер булуыгызны җиткерәсегез килгәндер. Шулай да мондый сүзләр улыгызны да, кызны да уңайсыз хәлдә калдырачак. Улыгыз сезнең сер тота белмәвегезне аңласа, булачак килен аны башкалар белән чагыштыруда сезне гаепләячәк.
4. Киңәшләр бирү әлегә кирәкми. Әлбәттә, кызның нәрсәседер сезгә ошамаска мөмкин. Моның турында әйтмәгез, үзгәртергә тырышып, киңәшләр бирмәгез. Ул икенче гаиләдә тәрбияләнгән. Ул үзен нидә гаепләүләрен аңламаска да мөмкин.
5. Кунакчыл булыгыз, бәйләнчек булмагыз. Сезнең кешеләр белән ачыктан-ачык, кычкырып сөйләшүегез аның өчен ят булырга мөмкин. Дустанә мөнәсәбәт булдыруга өстенлек бирегез.