+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 гыйнвар 2020, 07:05

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур шатлык

Бүген иртән яшь гаиләнең икенчегә сабыйлары дөньяга аваз салды.

Бүген иртән яшь гаиләнең икенчегә сабыйлары дөньяга аваз салды.

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган якташыбыз, танылган блогер, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев гаиләсендә бүген сөенечле вакыйга: соклангыч һәм матур парның икенчегә кызлары туган! Бәхетле мизгелләр кичерүче әти шатлыгы белән Инстаграмдагы меңләгән подписчиклары белән бүлешкән.

"4:35тә безнең Әминә исемле сөйкемле, матур кызыбыз дөньяга килде. Буе - 54, авырлыгы - 3810 гр", - дип язган Рөстәм.

Бу көнне кечкенә София да түземсезлек белән көтте. Рөстәмнең Инстаграмдагы сторисларында кызчыкның туачак бәбәйне ничек яратуын, аңа исем сайлавын күреп тордык.

Бәхетле, игелекле сабый булып үс, Әминә!
Фото: instagram.com/p/B7rmJaiqgT-/
Читайте нас