Паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиевның икенче тапкыр әти булуы турында иртән язган идек инде.
Әлеге бик җаваплы процесста ул үзе дә катнашкан, сөеклесе Индира янәшәсендә булган.
Алар бала тудыру йортына бергә барган. Рөстәмнең коляскасын дезинфекцияләп, бала тудыра торган бүлмәгә керткәннәр. «Баланы үзем таптырдым», — ди Рөстәм. Ул эксклюзив видеолар белән дә бүлеште.
Индира бала тапканнан соң куелган видеода бала елаган тавыш ишетелә. Ул хатынына рәхмәт әйтә. «Шундый могҗиза өчен рәхмәт сиңа! Яратам сине!», — ди.
Индира бала тапканнан соң, Рөстәм өйгә кайтып, олы кызы Сaфияне балалар бакчасына да илткән.
Инстачылар Рөстәм белән Индираны котлый. Данир Сабиров та комментарий язып калдырган. «Котлыйбыз, безнең арттан барасыз. Көчле дә инде үзең. Мин хатынның бала тапканын күзәтсәм, аңымны югалтыр идем», — дигән ул.