Була шундый балалар! Ничек дисезме?
Төмәндә 10 яшьлек малай әнисенә ипотека бурычын түләп бетерүдә ярдәм итү өчен үз картиналарын сатарга булган. Әле ул бурыч өч миллион сумга якын тәшкил итә.
Билгеле булганча, Светлана Зворыгина ипотеканы 2015 елда ук зур процент белән алган. Хатын аңлатканча, ул вакытта аңа опека органнары бик нык басым ясаган, шуңа күрә ул ике улын өй белән тәэмин итү өчен тизрәк фатир алырга булган.
Ул вакытта хатын дәүләтнеке булмаган пенсия фондында пенсия программалары буенча белгеч булып эшләгән һәм ай саен 30 мең сум акча түли алган. Әмма 2018 елда компанияне япканнар һәм барлык хезмәткәрләрдән эштән китүләрен сораганнар. Шунда ук ипотека түләү белән проблемалар да башланды, дип сөйли Светлана.
Ул тунын, алтыннарын сатып бетергән. Акча ашарга да җитми башлагач, ун яшьлек улы картиналарын сатарга карар иткән. Ул аның һәрберсе өчен бер мең сум сорый. Бу вакытка инде ун картина сатылган.