Башкортстан ЗАГСлары агымдагы елның гыйнварында 50 игезәк сабыйны теркәгән.
Республика Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 31 гыйнварда Белореттан игезәкләр Алия һәм Артурга беренче документлары тапшырылган. Сабыйлар 23 гыйнварда Фәния һәм Руслан Садыйковлар гаиләсендә туган.
Гыйнвар ахырында Кырмыскалы районында яшәүче Багдановлар уллары Тимурга Артур һәм Руслан исемле игезәк энекәшләр алып кайткан.
Яңавылда яшәүче Нургалиевларның да игезәк малайлары нәкъ гыйнварда дөньяга килгән. Динара һәм Рамил сабыйларына "Нурэл" һәм "Байэл" исемнәрен сайлаган. Малайлар күпбалалы гаиләдә тәрбияләнәчәк. Аларның өч апалары үсеп килә.