Моны ул үзе дә яшерми.
Бер басар урынга биш басып ут чәчрәтеп торучы, авызы ябылып та тормаган тел бистәсе Данир Сабиров хатынының 30 яшенә Инстаграмда котлау посты бастырганда нәкъ шуңа ишарә ясый түгелме?
«Әнисе! Миләүшәм! 18 яшеңдә, каршылыклар булуга карамастан минем хатыным булдың. Мин 21 яшьлек олы йөрәкле, бернәрсәм булмаган егет идем. Менә инде сиңа 30. Юбилей! Әлегә хәтле шатлыкта да, кайгыда да, эштә дә, караватта да гел бергә булдык. Картлыкта да шулай булсын. Рәхмәт гадел булганыңа, балаларыбыз белән мине тәрбияләгәнеңә, әти-әниеңә! Уйларыбыз, планнарыбыз, дөньяга караш безнең гел туры килде. Киләчәктә дә шулай булсын. Кызларың өчен куанып, мужигыңны яратып яшә. I love you», – дип яза ул.
Бердәм булуларга ни җитә...