+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
7 февраль 2020, 13:35

Дүрт ятимгә әти-әни табылды!

Уфадагы бер тату һәм бердәм гаилә бертуганнарны үзенә сыендырды.

Уфадагы бер тату һәм бердәм гаилә бертуганнарны үзенә сыендырды.

Абыйлы-сеңелле Азалия белән Азамат күптән түгел “Вся Уфа” телеканалында “Безнең өйнең яме” программасы геройлары булдылар. Бәләкәчләрне булачак әти-әниләренә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тәкъдим итте.

Бүген ведомство башлыгы вакыйганың дәвамы турында яза.
“Бу вакыйгада бер нюанс бар, узган юлы ул “кадр артында” калды. Эш шунда ки: сабыйларның өлкән абыйсы һәм апасы бар. Ягъни алар дүртәү! Барлык балаларны да бүген бик яхшы бер тату гаилә кабул итте", — дип яза Максим Забелин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: моңа кадәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Яңа ел алдыннан Уфа балалар йортында тәрбияләнүче кечкенә баланы гаиләгә урнаштырган иде.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас