Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүче Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы уллары белән чиксез горурланадыр. Ул моңа, чыннан да, лаек.
Ул үзе дә гаиләдә алган җылылык, күркәм тәрбия белән бәхетле булуын яшерми.
«Мин - бик бәхетле кеше! Шушы көннәргә кадәр мин «улым» дип дәшкән тавышны, иңнәремә кагылган кулларны, аналарга гына хас сөю тулы күз карашын тоям. Иҗат юлымда да минем иң гадел тәнкыйтьчем – әнием. Җыр тексты булсынмы, концерт программасымы, аның һәрнәрсәгә үз бәясе, үз киңәше бар. Һәм мин, әлбәттә, кадерле кешемнең һәр әйткән сүзенә колак салырга тырышам...», – дип яза ике республиканың да халык артисты социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Бибинур апаны без шушы көннәрдә булган 80 яшьлек юбилее белән ихлас тәбриклибез. Сәламәтлек, озын гомер аңа!