Көтүче хатыны кайчан бизәнә әле? Балыкчыныкы кайчан шатлана?
Көтү кайтканда матурлана инде кемдер! Кемдер балык капканда матурлана да, шатлана да.
- Изге Вәли көненә чәчәк алырга ник болай иртә чыгып китте, әллә Уфага барып аламы икән дисәм, чәчәк урынына менә ни тотып кайткан әткәсе, - ди бу хакта бер район үзәгендә яшәүче Нәфисә ханым.
Хәләле Юрий белән алар Красноярск краеның Дудинка елгачылык портында эшләгәндә таныша.
- Портка йөк ташыганда бер күрдем бу кызны, ике күрдем... Башкаларга охшамаган, көмеш кыңгырау кебек челтерәп көлә дә көлә! Каян килгән фәрештә кызы, дисәм, Башкортстаннан икән, - ди Балтыйк ярларында туып-үскән егет. - Утыз ел бергәбез. Кыңгырау хәзер Агыйдел ярында челтери, гомеребез аның туган ягында дәвам итүгә икебез дә бәхетле. Изге Вәли көненә аңа Агыйделдән бүләк!
Балыкчылар игътибарына: сыланы бәкедә тоткан балыкчы. Ә балыкчылык күзәтчелеге игътибарына берни дә әйтә алмыйбыз, сыла үзенең адресын калдырмаган....
Бүләк затлы! Алай да икегезгә генә күп булмасмы?!