+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 февраль 2020, 13:14

Болар - "Юнсик"лар! Таныдыгызмы?

Айдар һәм Алмаз Юнысовларны кем белми?! Гармунны парлап сыздырганда биеми түзеп кара... Ә бу фотода аларны бер күз карашыннан танучылар икәүдер - берсе әтиләре, берсе әниләре. Калганнар аларны көч-хәл белән аера. Әмма "Кызыл таң" кызлары аларның берсен - "матур", икенчесен "акыллы" дип белә.

Чыннан да, егетләр гәзитебез белән күптән дустанә мөнәсәбәттә. Киләчәктә дә шулай булсын.

Үзләренең туу тарихын Айдар болай тасвирлый:

"Игезәк балалар туасын беркем дә белмәгән. Туарга бер көн калгач, әни төшендә бер сабый бала күргән. Аның авызында ике ап-ак теш, имеш! Ходай шулай ишарә биргән, күрәсең... Мин туганнан соң ун минуттан Алмаз дөньяга аваз салган. Табибларның: "Сезнең балалар озак яшәмәс, ахры", - диюенә карамастан, әти-әни сөенечнең җиденче катында булган. Безне саклап калып, үстереп, кеше иткәннәре өчен газиз кешеләребезгә мең рәхмәт!"

Күңел күлен чайпалдырып җибәрде бу егет. Ә кайсысы булды соң әле - матурымы, акыллысымы? Сез ничек уйлыйсыз?

Туган көнегез белән, егетләр!

Фото: Фото гаилә архивыннан
Читайте нас