Бакалы районында яшәүче укучы Артур Овчинниковның күптән түгел янә бер хыялы тормышка ашкан. Ул үз куллары белән трактор җыйган.
Техника өчен Артур запчастьларны металл базаларыннан яисә танышларының гаражыннан таба. Аңа бары тик двигатель сатып алырга гына туры килгән.
Бу — Артурның икенче тракторы. Беренчесен ул 8нче сыйныфта укыганда ук җыйган булган. Үсмернең әнисе әйтүенчә, Артур 5 яшеннән төрле конструкторлар корып уйнарга яраткан. Малай үзе әйтүенчә, тракторның модельләрен ул үзе уйлап чыгара яисә төшендә күрә.