Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең әти-әнисе үлүеннән куркып сөйләгәнен видеога төшергән.
Аларның Фәрит Таишев белән уртак сөю җимешенең нәни генә башына үлем турында уйлар каян килгән, ә?!
«Сез үләрсез дип куркам. Мин беләм, кеше картайгач үлә. Кайчандыр вакыт җитә бит. Ә мин ашарга пешерә дә белмим. Ботка, йомырка да пешерә белмим. Мичтә дә пешерә белмим, микроволновка белән дә куллана белмим. Ә балалар… Аларга сөт кирәк. Җырлый да белмим, җырлап акча эшлисем килә. Эшли дә белмим, эшкә дә бармадым», - дип сөйли Ләйлә күз яшьләрен сөртеп.
«Без әле үләргә җыенмыйбыз бит», - ди әнисе.
«Җыенмагыз да! Беркайчан да үлмәгез. Кайвакыт вакыт җитә бит…» - ди Ләйлә.
«Үлмибез, кызым. Без бит әле яшь. Курыкма. Син үсеп җитәрсең. Мин өйрәтеп калдырырмын эшләргә», - дип тынычландыра кызын җырчы.
"Елатты, күз яшьләрем чыкты», - дип язган җырчының аккаунтын күзәтеп баручылар.
«Сабый, каян уйлап тапкан тагын бу үлемне?»;
«Матуркай, нәрсә уйлый икән сабый»;
«Бөтенесен дә уйлап, борчылып йөри икән, балакаем»;
«Балакаем, башыңны юк белән ватма инде».
... Менә бит, өлкәннәр борчу тудыра, нәниләр балавыз сыга.