"Безне күпләр карьера эшләргә тырышалар, дип уйлады".
Татар эстрадасының иң матур пары Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов эчке кичрешләре белән бүлешкән.
Гүзәлем әйтүенчә, аларның бик озак балалары булмый торган. Күпләр аларны карьера эшләргә тырыша дип уйласа, бу пар сабый турында хыялланган булган.
— Алдагы елларда да балабыз булмаса, тәрбиягә алу турында да уйлана башлаган идек. Шушы вакытта акрынлап Исламга килдек тә инде. Салават һәрвакыт хәзрәтләргә: “Икебез дә сәламәт, ә балабыз юк", — ди иде. Шул вакыт Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Аллаһтан сорагыз һәм ышаныгыз”, - дип тынычландыра иде, — ди Гүзәлем.
Бераздан, чыннан да, могжиза була. УЗИга барган Гүзәлем үзенең йөкле икәнлеген белә.
Бүген бу пар 1 яшьлек Мәдинәне тәрбияли.