Ничек кенә матур яшәргә тырышсаң да, барыбер әрләшергә туры килә.
Гаиләне саклау өчен бер-береңә юл кую кирәк, ди күпләр. Ә кайбер белгечләр, киресенчә, әрләшергә куша. Әрләшү кирәк, әмма чамасын белеп һәм дөрес итеп. Ни өчен безне якыннарыбыз ят кешеләргә караганда ныграк рәнҗетә? Чөнки алар безнең "йомшак" якларны белә. Без бит проблемаларны шушы якын кешеләргә сөйлибез. Ә әрләшү вакытында алар нәкъ шушы "йомшак" урынга "суга" да инде.
Әрләшү кирәк, чөнки ул ике арада җыелган негатив хисләрне юкка чыгара. Ничек кенә саклансаң да, алар барыбер җыела һәм җыелып килеп, көтмәгәндә "вулкан" булып тышка ургылырга мөмкин. Белгечләр хатын-кызларга һәм ир-егетләргә бу җәһәттән берничә киңәш бирә.
Гүзәл затлар, әрләшкәндә ирегезнең көчсез, мескен булуын беркайчан да әйтмәгез. Андый ир белән яшәү сезнең үк абруйны төшерә. Бу җәһәттән ирләр сезнең дә "алтын" булмавыгыз турында уйланачак. Шулай булмаса, сез бу "уңышсыз" белән яшәмәс идегез бит.
Ир-егетләр, сез әрләшкәндә беркайчан да хатыныгызның усал, явыз һәм ямьсез кыяфәтле булуын белгертмәгез. Целлюлит кебек сүзләрне бөтенләй онытыгыз. Ә әрләшкәндә аның матур, сөйкемле хатын булуы турында әйтсәгез, ул сезне ишетәчәк. Алай гына да түгел, үз кылыгыннан сезнең алда оялачак та. Матур хатыннарга "болай итү" килешми бит.