Башкортстанның атказанган артисты җиләк җыярга ярата дип язган идек инде. Әмма анысы җәй иде бит...
"Җир җиләкләрен җыямын
Кәрзиннәрем тулганчы.
Йөрим әле кырларында
Күңелләрем булганчы!"
Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаевның Рәмзия Тимерова сүзләренә язылган бу җыры Фәридәбезнең репертуарында озак еллар яши инде. Чөнки ул аның үзенә туры килә. Җырчы сүзләренә карганда, җәй җитсә, аны кырдан кайтарып алалмыйлар.
Күптән түгел Тимербаевларның шәһәр янындагы йорты алдында менә шундый җиләкләр өлгергән. Бакчачыларга кызыклы булыр, дип, без аның үзеннән бу хакта сорагач, ул "Роберттан сорагыз инде, бу сер - аныкы!" - диде.
Роберт абыйга шалтыратабыз, әлегә - уңышсыз. Гармун җенле композиторның баян телләре алырга вакыт-вакыт Италиягә оча торган гадәте бар иде, әллә шунда китеп кайталмый ята... Ничек кенә булмасын, без Тимербаевларның телефонына тынгылык бирмәячәкбез.
Әмма әлегә укучыларыбздан сорап карыйк әле - кышкы җиләкләрнең сере нидә булырга мөмкин?