Күптән түгел республика Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова кече улыннан бөтен гаджетларны алып куйган. Читтән караганда мин бик усал әни, ди ул.
- Бу хакта эксперт буларак әйтә алмыйм, чөнки тәрбиянең нәтиҗәләрен белү өчен балаларым үсмәде әле. Минемчә, балаларны беренче чиратта яратырга кирәк. Ярату - баловать дигән сүз түгел. Бер чиген табарга кирәк. Өлкәненнән гаджетларны алып булмый инде, алар уку өчен мөһим. Үсмерләр - формалашкан шәхесләр, теләсә нинди тыюны үзләренең шәхси ирекләренә кул сузу буларак кабул итәләр. Моның белән килешергә туры килә.
Олы улыбыз - бик кайгыртучан һәм яраткан абый. Кечкенә сабыйга аны тешләргә, кыйнарга рөхсәт итә, аның белән бик теләп уйный, олы белә белә. Ә башта ниндидер көнчеллек бар иде, әмма хәзер хәтта сабыйга аз вакыт бирүемне искәртә. "Синең өчен бала белән булуга караганда, ризык әзерләү мөһимрәк», - ди ул кайчагында. Өйрәтә. Балалар - безнең иң ихлас укытучыларыбыз, чыннан да, аларны тыңларга кирәк. Теләсә кайсы яшьтә алар безгә сабак бирә, - ди Каринэ Хәбирова.