+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 март 2020, 10:32

“Килен төште, көлеп төште, Күңеллəрдə – тантана”

Туймазыда беренче тапкыр Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында “Яшь киленнәр” район бәйгесе үтте.

Туймазыда беренче тапкыр Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында “Яшь киленнәр” район бәйгесе үтте.
Собханкул мәдәнит йорты гөрләп торды. Ә бәйгегә әзерлек исә берничә ай дәвамында бик җитди барды.
Бәйгенең максаты – милли гаилә традицияләрен тергезү һәм саклау, яшьләрне тотрыклы гаилə мөнəсəбəтлəре коруга өндəү.
Башкорт киленнәре бәйгесен район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзин Әбсәләмов һәм Собханкул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Вәлиев ачты.
Конкурста 35 яшькә кадәр булган 9 яшь килен катнашты. Аларның чыгышларын Рәмзин Әбсәләмов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Аңа биләмәара клуб системасы директоры Гөлнар Сабирова, «Тамга» иҗади берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова, Туймазы мәгълүмат-нәшрият үзәге филиалы директоры, Туймазы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гәүһәр Фазуллина, Башкортстанның халык артисты, Туймазы татар дәүләт драма театры актеры Айрат Солтанов керде.
Чарада, шулай ук, районның биләмәара клуб системасына караган мәдәният учаклары хезмәткәрләре оештырган авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
“Мин һәм минем гаиләм” бәйгесендә һәр катнашучы үз гаиләсе белән таныштырып үтсә, чираттагы “Остабикә” бәйгесендә аларның һәркайсы башкорт биюләренә осталыгын күрсәтте. Арытаба җырлар башкарып, шигырьләр дә сөйләде яшь киленнәр.
“Килен чәе” бәйгесе исә һәр катнашучыны аш-су, кул эшләре остасы буларак та күрсәтте. Бәйге табынына алар милли ризыклар әзерләп алып килгән иде.
Жюри киңәш корган арада тамашачылар матур концерт карады. Менә, ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитте, җиңүчеләрнең исемнәре аталды. ”Кыюлык өчен” номинациясендә – Туктагул мәдәният йортыннан Елена Яушева, “Иҗади караш”та – Югары Бишендедән – Зөлфия Зәйнуллина, “Килен чәе”ндә – Серафимовкадан Айгөл Хәсәнова, башкорт мәдәниятен һәм телен пропагандаланаг өчен Түбән Троцкийдан Анна Рәхимова бүләкләнделәр.
Өченче урынга – Кандра “Юбилейный” мәдәният йортыннан Әлфия Хафизова белән Тукай авылыннан Феруза Хафизова, икенчегә Карамалы-Гобәйдән Айгөл Хәкимова лаек булдылар. Беренче урынга Собханкулдан Марина Хәсәншина чыкты. Гран-прины Илчембәт мәдәният йортыннан Сөмбел Даутова яулады.
Сөмбел Октябрьский музыка колледжын тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать институтында соңгы курста укып йөри. Ул узган җәй районның Карат авылы егетенә кияүгә чыккан. Бәйгедә ул “Тамга” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова киңәше белән көнбатыш төбәге башкортлары милли киемен тәкъдим иткән. Костюмны әзерләргә Илчембәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Хаматшина белән Фәния Шәрәпова ярдәм иткән.
Читайте нас