Аның Камилә исемле хатыны кыз тапкан. Күпләрне аның тән өсе кызыксындыра. Әмма...
Оливер Мвебвены кем беләмәсен?! Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде дә, китте концертлар, сабантуйлар, башка бәйрәмнәрдә җырларга. Башкортстанда да үз кеше ул! Бер сабантуйда хуҗа кеше аягына киез итек кидергәнен үз күзләрем белән күрдем, өши ди...
Бер авыз да татарча белмәгән хатынына татар җырлары җырлап, туган теленә өйрәтә диләр әле тагын аның турында.
Инстаграмга хатыны, баласы белән төшкән фотосын куйгач, ул «Комментарий юк. Ходаем, рәхмәт сиңа», дип язып куйган.
Ә башкаларның коментарийлары - су буе!
«Бала ак тәнлеме, кара тәнлеме?»
«Барысына да бөтенесен күрсәт, сөйлә инде. Сиңа нәрсәгә ул? Иң мөһиме сәламәт бала булсын».
Сабыйга сәламәтлек телик, ата-аналы, пар канатлы булып үссен!