Танылган алып баручы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәповага телефон террорчысы бәйләнәме әллә?
Инстаграм сәхифәсендә ул «Бүтән миңа шалтыратасы булма!» дигән сүзләр белән язма урнаштырган.
«Бүтән миңа шалтыратасы булма! Шалтыратма! Һәр иртә саен, иремнең кочагында тыныч йоклаган чакта, син шалтыратасың... Миңа бүтән шалтыратасы булма, шалтыратма, мин сине яратмыйм... Будильник!» – ди ул.
Баксаң, Зәмирәбез шулай шаярта икән. Моннан тыш, ул укучыларыннан «шимбә көненә еракмы соң әле?», дип сорый.
Будильник белән сүзгә килешкән чаклар тиз үтеп китә, соңрак ул шалтыраганачы уянасың, кызлар, бу вакытның кадерен белегез!