Ләйсән Үтәшева әнисен шулай искә ала.
Башкортстанда туып-үскән спортчы һәм телетапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева үзенең Инстаграм сәхифәсендә әнисен һәм аның гомеренең соңгы минутларын искә алган дулкынландыргыч постын тәкъдим иткән.
- Инде 8 ел... Әни нәкъ менә 11еннән 12сенә каршы төнлә минем кулымда китте. Бик тиз, бөтенләй яшь килеш китте, барысы да төштәге кебек. Якыннарыгызны саклагыз. Яратуыгыз хакында көн саен сөйләгез. Бик тиз очалар ... - дип яза ул һәм вакытның дәваламавы, югалту ачысының еллар узу белән китмәве турында уйлануларын тәкъдим итә.
Исегезгә төшерәбез: 47 яшьлек Зөлфия Үтәшева 2012 елның 12 мартына каршы төндә инфаркттан вафат булды. Әнисенең кинәт үлеп китүеннән соң озак вакытлар үзенә килә алмаган Ләйсән Үтәшева өчен чын сынау булды. Ул беразга югалып торды һәм ире Павел Воля булышлыгы белән көндәлек тормышка әйләнеп кайта алды.
Шундый асыл кыз үстергән Ананың урыны оҗмахта булсын.