Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның бүген Уфада концертлары башлана. Яраткан тамашачысы каршына ул күңеле тулы яра белән чыга. Без аны бераз гына юатмакчы булып, хәлләрен белештек.- Әти-әни мәңгелек түгеллеген белсәк тә, аларның мондый хәлдә булуы күңелне актарып ташлады. Әнинең бер аягын кистеләр, инстульт булды. Ярты гасырдан артык гомер аннан башка бер минут та яшәмәгән әти авылда ялгызы дөнья көтә. Үзебезнең янга алып килеп булмый, йортны калдырып чыгып китәмени инде... Ә шулай да сигезенче мартка әни янына алып килдем үзен. Белмим, дөрес эшләдемме икән. И, кыенсынды әтидән, бәгырькәем. "Мондый хәлдә күрмәсен иде бит әле әтиегез". - дип өзгәләнде, аңа борылып карарга да оялды. Без генә түгел, палатадагы халык та елады.- Ямьсезләнеп киттем әле, картым,Күзләреңә ничек күреним...- Борчылмале, карчык, хәсрәтләнмә,Синнән матурларны мин белмим.Газизләргә карап елаганда,Ниләр әйтим, дустым, ни телим...Әни күзләрендә хәсрәт яшеБала өчен – утлы тамчылар...Өзелергә тора күңел кылы,Куа килә үткер камчылар.Сәхнәләргә чыгып җыр сузганда,Күз алдыңда булсын яшь чагың -Әтиеңнең атка менгән чагы,Әниеңнең җылы кочагы.Тамашачы суза сиңа җылы кул –Түзем бул, дускай, егет бул!