+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
13 март 2020, 07:41

Коронавируслы Италиядә - Уфа кызы

Алия Ильясова-Перозино ире Ивано, улы Эдуардо белән безгә Европадан сәлам юллый һәм андагы хәлләрне тасвирлыйлар.

Алия Ильясова-Перозино ире Ивано, улы Эдуардо белән безгә Европадан сәлам юллый һәм андагы хәлләрне тасвирлыйлар.Италиядән көн саен килеп торган хәбәрләр борчуга сала, әлбәттә. Шуңа күрә без анда яшәүче якыннарыбызның хәлен белешергә булдык. Алия Рамил кызы безгә түбәндәгеләрне сөйләде:- Италия, чыннан да, карантинда, әлегә даруханәләр һәм супермаркетлар гына эшли. Барыбыз да өйдә утырабыз, каядыр чыгарга кирәк булса, махсус бланкта гариза язарга кирәк, анда кая барасың, нинди максат белән, сәгать ничәдә кайтасың - барысы да күрсәтелә. Балалар өйдә укый, интернет аша биремнәр ала. Бүген контроль эш әле менә, ничек язарбыз... Халыкта паника юк. Маска киеп йөрибез, бер-беребезгә 3 метр ара калдырып сөйләшәбез. Карантин игълан иткәч тә, кибетләрдән спагетти, помидор, моцарелланы алып бетерделәр, 5 литрлы шешәләрдәге шәрабка "һөҗүм" булды, кетчуп, нутелла, чипсылар белән дә шул ук хәл. Брокколи гына калды! Хәлләр авыр түгел, нибары бераз күңелсез генә. Хәл белүегез өчен рәхмәт! Борчылмагыз, туганнар, вирус 26 градус җылы булса, яшәми ди, ә бездә мондый һава температурасы апрельдә үк булырга мөмкин. Шулай булгач, күп түзәсе калмады!Исән булыгыз, безнең якка карап төчкерә күрмәгез, туган якта сезне сау-сәламәт килеш күрергә өметләнеп калабаз, синьора Алия!Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас