+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 март 2020, 09:22

Закир Шаһбан өйдә нинди?

"Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге" дигән гыйбарәне дәлиләүче җырчы һәм музыкант Закир Шаһбанны Уфада еш күрмәсәк тә, вакыт-вакыт аның җырларын тыңлап, күңелне сафландырып алабыз. Салават Фәтхетдинов концертларында катнашучы буларак та көтә идек үзен. Күрешергә язсын! Ә әлегә аның хәләл җефете Гөлүсә Шаһбанга сүз бирик.

"Закир белән 16 ел яшибез. Еш кына "Закир өйдә ни белән шөгыльләнә? Күзләре күрмәгәч, радио, ТВ гына тыңлап утырадыр..." дип сорыйлар. Күпләргә кызыктыр. Ә безнең көнебез кайнар чәй һәм коймактан башлана. Бүген дә сине, Җаныем, коймак исе уяткан. Иртәбез шулай башлана.

Иртәнге сәгать җидедә Шаһбан уяна. Иң беренче итеп - телефон һәм көн яңалыклары. Яңалыкларны тыңлап бетергәч, мине уята. Әгәр бик арыган булсам, акрын гына ишекне ябып, башка бүлмәгә чыгып китә. Унда торам, чөнки кич юлдан соң арыта. Закир мин уянганчы тәмле итеп чәй эчкән, көнлек планны төзегән, кемнәргәдер шалтыраткан, кайбер проблемаларны хәл иткән була инде.

Алисәне мәктәпкә озатучы да ул, мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә әтисе эшләтә, аңлата, яздыра, сыздыра. Җырчы кешенең тормышы шул - эшкә иртән чыгып китәсе юк, күп кенә эшләр телефоннан, Интернет челтәре аша хәл ителә.

Ул да, башка ир-егетләр кебек үк, дуслары белән мунчага, сыра эчәргә, сөйләшеп утырырга чыгып китә. Буш вакытында гитарада, баянда уйный. Бер кимчелеге бар - рульдә йөрми. Әгәр Закирга 1000 төрле темага 1000 соравыгыз бар икән, берсе дә җавапсыз калмас, чөнки ул бик акыллы", - дип язган Гөлүсә ханым Инстаграмга ире турында.

Фото: sahne.ru
Читайте нас