+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 март 2020, 14:15

Ни өчен ир-егетләр әниләренә бик нык бәйле була?

"Ирем белән озак еллар бергә яшибез, ә ул һаман әнисен миңа караганда да якынрак күрә".

"Ирем белән озак еллар бергә яшибез, ә ул һаман әнисен миңа караганда да якынрак күрә".
"Ир-егетләрнең уңышлы булуы әниләренә бәйле", - ди белгечләр. Сер түгел, малайлар, гадәттә, әниләрен әтиләренә караганда да якынрак күрә.
Әлеге сүзләрнең дөреслеге бала туганчы ук үзенең дөреслеген раслый. Йөкле вакытта хатын-кыз һәрвакыт нәрсәгәдер борчылса, улы да киләчәктә үз-үзенә ышанмаучан булып үсә, ул һәрвакыт нәрсә өчендер дулкынлана икән.
Үсмер малайның башлангычын әнисе якласа, ул ниндидер уңышларга ирешә ала. Әгәр дә үсмерне мәҗбүриләп ниндидер түгәрәкләргә йөртсәң, бу шөгыленең файдасы булмый. Шуңа да әни кешенең малайның ниндидер эшен хуплавы мөһим.
Инде урта яшьтәге ирләрнең дә еш кына әниләренә уңышлары өчен рәхмәт әйткәннәрен ишеткән бар. Нәкъ әнисе белән кечкенәдән уртак тел таба алган малайлар гына киләчәктә чын ир-егет булып үсә, ди белгечләр, чөнки ир-егеткә нәкъ хатын-кызның мактавы, хуплавы мөһим. Ә әни - һәр малай өчен иң беренче аны аңлаган, яраткан хатын-кыз ул.
Фото: yandex.kz
Читайте нас