+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 март 2020, 05:58

Гүзәл Илдарны яклый. Якламыйча! Ире бит.

Башкорстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсенә язылучыларының ирен ялкаулыкта гаепләвенә каршы чыга.

Башкорстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсенә язылучыларының ирен ялкаулыкта гаепләвенә каршы чыга.

Үз битендә ул бакча эшләре башлануы турында видео урнаштырган. «Суган кыягы тиз үсә ул, ашый торырбыз. Ашка салып ашарга әйбәт. Хәзер кибеткә йөрергә ярамый. Бакчадан өзеп ашарбыз, эшлибез! Сезон башланды, кем нәрсә утыртты әле?» — дип сораган ул.

Күпләр Гүзәлнең барлык яктан да уңган булуына сокланган. Кайберәүләр бакчадагы мичкәләргә игътибар иткән.
«Илдарны эшләтегез, мичкәләрне буяп куйсын. Ялкау», — дип язган берсе. «Илдар кебек эшчән ир булсын иде әле барысына да. Ул, видеокамерага эшләп, мактанып йөрми», — дип җавап биргән Гүзәл Уразова.

Кайбер инстачыларны Гүзәлнең керфекләре сокландырган. «Сез бакчага да ясалма керфекләр белән чыгасызмы?» — дип аптыраган берсе. «Суган утыртыр өчен керфекләрне салып чыгарга кирәкме?” - дип язган икенчесе.

«Бакча эшкәртергә керфек тә, өч бала да комачауламый. Уңган хатын ул, Гүзәл. Әфарин!», «Акчагыз беттемени, үргән суган утыртып, мескенләнеп утырасыз», «Хуҗасы нинди — эше шундый», «Хатын-кызлар һәркайда да матур булырга тиеш!», «Халык, мичкәләр буялганмы-юкмы, ябыштырылган керфекләр белән чыкканмы-юкмы, сезнең ни эшегез бар? Һәр кеше үз тормышы белән яши», «Керфексез чыксаң, суган уңыш бирмәс», — дип шаяручылар да табылган.

Уңган хуҗабикәләр редис, укроп, суган утыртуларын язган. «Исән-сау ашарга язсын», — дип теләгән алар.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/social/23-03-2020/ildar-kebek-eshch-n-ir-bulsyn-ide-le-barysyna-da-g-z-l-urazova-iren-yaklyy-5730931

Фото: vk.com


Читайте нас