+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 март 2020, 19:45

"Я минеке генә буласың, я беркемнеке дә булмыйсың!"

Көнчел ир хатынын эзәрлекләп барган һәм...

Көнчел ир хатынын эзәрлекләп барган һәм...
Октябрьский шәһәренең "Победа" паркында 38 яшьлек хатынның үле гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләр аның физик көч кулланып үтерелүен исбат итә.
Хатынны үтерүдә аның 42 яшьлек элекке ире гаепләнә. Билгеле булуынча, алар арасында еш кына көнләү аркасында низаг чыккан булган. Хокук сакчылары хатынның тәнендә пычак белән чәнечкән эзләр тапкан. Кулга алынган ир үзе дә пычаклар ясаган булган.
Тикшерүчеләр билгеләвенчә, 17 мартта җинаятьче хатынны аңдып торган һәм аны бик күп тапкыр чәнечкән. Хатын шунда ук һәлак булган.
Арытаба ир җинаять урынын калдырып киткән һәм 5 көн дәвамында машинасында качып йөргән. Аның урманда төн үткәрүе дә ачыкланган.
Фото: 1 news.az
Читайте нас