Ир хатынының авызын шулай йомдырырга булган, әмма...
Свердловск өлкәсендә яшәүче иргә ялган хәбәре өчен җәза биреләчәк.
20 мартта ул хатыны белән кәеф-сафа кора. Инде өйгә таралырга вакыт җиткәч, ул өенә кайтмый, әбисенә, ягъни хатынының әнисенә китә. Әмма биредә аны ачуыннан нишләргә дә белмәгән хатыны көтеп торган була.
Билгеле, ир белән хатын бик нык әрләшә. Хатыныннан үч алырга уйлаган ир табибларга шалтырата һәм хатынында коронавирус икәнлеген әйтә.
"Ашыгыч ярдәм" машинасы шунда ук әйтелгән адреска килә. Әмма ишекне ачучы булмый. Табиблар ирнең бу кылыгын полиция хезмәткәрләренә җиткерә. Алары да гаилә башлыгының шаяруын аңламый, күрәсең. Хәзер иргә вирус турында ялган хәбәр таратканы өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.