+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 март 2020, 07:46

Туйлар да, исем куштыру да кичектерелә

Кичә Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында, ведомство никахларны күчмә теркәүне гамәлдән чыгарачак, дип белдерделәр.

Кичә Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында, ведомство никахларны күчмә теркәүне гамәлдән чыгарачак, дип белдерделәр.

Шулай ук, исем куштыру тантанасы гамәлдән чыгарыла. Дәүләт Юстиция министрлыгы моңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле барырга мәҗбүр.

Үзләренең никахларын теркәргә теләүчеләргә тантананы соңрак вакытка күчерергә тәкъдим ителә. Ир белән хатын булырга ашыгучыларга тантанада катнашучылар санын 10 кешегә, шул исәптән ЗАГС хезмәткәрләрен дә чикләргә туры киләчәк.

Дәүләт Юстиция министрлыгында, яңа туган балаларны теркәү, шулай ук никахны теркәү яисә таркату, баланың үлү яисә уллыкка алу турындагы таныклыкларны алу турындагы гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга кирәк, дип белдерделәр.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар аша шалтыратыгыз:
8 (347) 237-67-81, 8 (347) 248-54-70, 8 (347) 248-74-20.

Фото: go.mail.ru
Читайте нас