Башкортстанның атказанган артисты, "Гәлсәр һандуғас" телевизион эстрада-җыр конкурсы җитәкчесе һәм алып баручысы нигә башкалада яшәмәскә булган?
- Башка елларда бу вакытта авылга кайту төшкә дә керми иде - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Карантин игълан итәр алдыннан кайткан идек, арлы-бирле йөрмәскә булдык, авылда калдык! Моңа кадәр ашык-пошык кына кайтып китә идек, хәзер иркенләп ятабыз. Элек кул тимәгән эшләр эшләнелә. Авылда яшьләрнең йортлары шәһәрнекеләрдән калышмый, ә безнең әти-әни һаман борынгыча яши! Әйдә, тегеләй-болай итик дисәң, юк безгә болай ошый, дип, һаман шул килеш калдыралар. Кер юу авылда үзе бер манзара! Иртән иртүк чиләкләрдә, яисә зур бакта су җылытасың. Соңыннан ике таста су әзерлисең, башта бер кат юасың, аннары икенче таста икенчегә юасың да, өченчегә зур таста, ә җәй булса, елгага төшеп чайкыйсың! Көянтәгә ике чиләк асып, кулга тагын чиләк тулы кер салып китәсең елгага! Аннары инде керне элеп торасың, аңача кибеп тора. Җәй көннәре иркен ул, ә кышын... Йортта чайкап, чыгарып элә генә башласаң, йә каптыргыч сынып чыга, яисә керең шакаеп ката! Куллар туңа, туң кулларны тастагы керләр арасына тыгып җылытасың да, тагын тотынасың эләргә. Иң кызыгы, кыш көне бу юган әйберләрне кертәм дип әллә ничә сөлге, урын-җир әйберләре, әтиемнең чалбар белән күлмәген сындырдым мин, җәмәгать... ️Каһәрең, туңа тегеләр, менә кер бавыннан алдым гына дисәм, ялгыш туң әйберне сындырам да куям! Менә эләгә иде соңыннан! Матур хатирәләр килде бүген. Рәхәт күңелгә! Сез ничек, җәмәгать? Бирешмибез, ивет!!!"
Бирешмибез, өйдә утырабыз, әтиле-әниле булып, авылда керләр чайкап йөргән кызлардан бераз гына көнләшү дә юк түгел... Әмма бу бит - ак көнләшү, ивет!!!
Фото:vk.com/feed